Россия Президенты Боерыгы нигезендә 2019 ел Театр елы дип игълан ителде.
Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә инде икенче ел 7-9 гимназия классларында укучылар өчен С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисткасы Динара Акматова җитәкчелегендә "Салават күпере" театр студиясе эшли.
Театр белән кызыксыну үсмерләрнең хисләрен үстерү, рухи кичерешләр чыганагы. ул аларны рухи кыйммәтләрне аңларга өйрәтә. Бер сүз белән әйткәндә, ул баланы төрле яклап үстерә.
"Салават күпере" театр студиясенең беренче яртыеллык өчен эш нәтиҗәсе күренде - көллиятнең 7 нче гимназия сыйныфы укучылары зур булмаган чыгышларында чын артистлар кебек сәхнә осталыгын күрсәттеләр, рәхмәт йөзеннән алкышларга күмелделәр.