18 мартта Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы Федераль законның 28 маддәсенә һәм "Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салу нигезләре турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында"гы закон проектын тикшерү буенча "түгәрәк өстәл" оештырылды.
Тупланма пенсия билгеләнгәнче гражданин үлгән очракта, аның пенсия тупланмалары закон буенча билгеләнгән һәм пенсия тупланмаларын бүлгәләү турында Пенсия фондына алдан тапшырылган гариза нигезендә хокук күчемлегенә ия булучыларга түләнергә мөмкин.
15-17 март көннәрендә Казанда яшь эшмәкәр (эш башлаучы фермер) мәктәбендә укулар узды.Чараны Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә 2014-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл яшьләре" подпрограммасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "Россия сәүдәсе-2019" еллык конкурсын уздыра.
Startup Tour Skolkovo 2019 уздыру турында
Нәсел традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә элемтәләрен һәм буыннар алмашуын ныгыту, Татарстан тарихына һәм үз гаиләң тарихына кызыксынуны арттыру, тарихи аңны формалаштыру һәм патриотизм хисләрен тәрбияләү, шулай ук архив материаллары белән эшләргә өйрәтү, тарихи һәм туган як турында әдәбият укуга җәлеп итү максатларында. Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты "Нәсел шәҗәрәм" генеалогик тикшеренүләр Республика конкурсы уздыра.
Социаль ориентлашкан коммерциягә бәйле булмаган социаль өлкәдә инновацияләр үзәге социаль эшмәкәрлеккә ярдәм инфраструктурасының бердәм координация үзәге булып тора.
19 мартта, 7.40 сәгатьтә, Татарстан Радиосында Росреестрның Татарстан Республикасындагы Идарәсенең юридик затларның күчемсез милкенә һәм өлешле катнашуга килешүләргә дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Лилия Борһанова белән интервью булачак.
Хөрмәтле минзәләлеләр! 2019 елның 21 мартында 15.00 - 17.00 сәгатьләрдә "БЕРДӘМ РОССИЯ" Партиясе Рәисе Д.А.МЕДВЕДЕВның Татарстан Республикасындагы Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Казан шәһәре, К.Маркс ур., 31/7 йорты) Татарстан Республикасында ташламалы категориягә керүче гражданнарга социаль ярдәм чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик кабул итү оештыра.
20 мартта Минзәләдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча Совет утырышы узачак.