ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2019 ел
сишәмбе

Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте базасында 27 волонтер өйрәнү узды. Дәресләрне Яр Чаллы телеүзәге җитәкчесе Андрей Кокорин уздырды.

 

20 мартта Минзәләдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча Советның урында утырышы узачак. Бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов оештырган очрашу барышында эшмәкәрләр хакимият органнары җитәкчеләренә актуаль сораулар бирә алалар, бизнес алып бару барышында иклеп туган пробелмаларны билгели алачаклар.

 

Бүген, 19 март көнне, 18.00 сәгатьтә, Актаныш районының Киров халык театры Валентин Распутинның "Рәнҗетелгән язмыш" спектаклен күрсәтәчәк.

 

Минзәлә районындагы клиентлар хезмәте хәбәр итә: 2019 елның 1 гыйнварында гамәлгә кергән 03.10.2018 елдагы "Пенсияләрне билгеләү һәм түләү буенча Россия Федерациясенең аерым законнар чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль законы нигезендә яңа төшенчә  - пенсия алды яшендәге гражданнар һәм әлеге категориягә керүче гражданнарга социаль ярдәм чаралары билгеләнде.

 

Үзәк нерв системасы тиешенчә ныклы булмаган үсмерләргә эмоциональ "шартлау", еш кына хокук бозуларга китерә торган каршылыклы ситуацияләрдә үз-үзең белән идарә итә алмау хас. Шушы шәхси үзенчәлекләргә күрсәтеп, үсмерне конфликтлы ситуацияләрдән качарга өйрәтергә, бер үк вакытта мондый ситуацияләрнең алар өчен зыянлы булуын да искәртергә кирәк.

 

Эш графигы нигезендә, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы 20 март көнне, 16-17 сәгатьләрдә, Минзәләдә Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында һәм Минзәлә шәһәрендә әйләнә-тирә мохитны саклау һәм табигатьтән файдалану буенча законнарның үтәлеше мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә.

 

Начар метеоролоигк күренешләр: 2019 елның 20 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

 

Казан районара табигать саклау прокуратурасы җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Республикада күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлешендә коммуналь хезмәтләр күрсәткән өчен тариф бер кешегә аена 71, 95 сумга кадәр киметелде, ягъни чиктән түбән билгеләнде.

Нәрсә ул стресс һәм ул ничек күренә? Үзеңне ничек танып белергә, теләк һәм ихтыяҗларны ничек аңларга? Ни өчен мин үз теләгәнемне эшли алмыйм? Март аенда "Үзеңне тыңла һәм дөньяны танырсың" программасын тормышка ашыру кысаларында  шушы һәм башка сораулар һәм аларга җаваплар Минзәлә интернат-мәктәбе һәм Матвеевка төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге психологлары тарафыннан 12-16 яшьлек балалар белән эзләнде һәм табылды.

 

Хөрмәтле минзәләлеләр! 22 март көнне бала хокуклары буенча "кайнар элемтә" оештырылачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International