Бүген, 19 март көнне, 18.00 сәгатьтә, Актаныш районының Киров халык театры Валентин Распутинның "Рәнҗетелгән язмыш" спектаклен күрсәтәчәк.
Наил Гаетбаевның “Аты барның – дәрте бар” әсәрен сәхнәләштергәннәр. Фестивальнең Минзәлә туры шулай башланып китте. уза. Фестивальнең географиясе тагын да киңәйгән – күрше Башкортостанның Янаул шәһәреннән “Хәят” халык театры белән килгәннәр. Алар Минзәлә тамашачысына да яхшы таныш әсәр - Ш.Закиров исемендәге үзешчән театр коллективларының “Идел-йорт” фестиваленең зона туры инде дистә елга якын С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында күрше районнар катнашында (быел 19 нчы тапкыр)
Кичен тамашачыга Минзәлә районының Тауасты Байлар авылы "Нур" халык театры драматург Данил Салиховның “Капчыктагы Мәгъфия” сатирик комедиясен күрсәтте. Театр җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мөслимә Гайниева ел саен тамашачыны үзенчәлекле спектакльләр белән сөендерә. Быелгысы да искәрмә түгел, тамашачы бик җылы кабул итте спектакльне.