Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте базасында 27 волонтер өйрәнү узды. Дәресләрне Яр Чаллы телеүзәге җитәкчесе Андрей Кокорин уздырды.
Ул билгеләп үткәнчә, цифрлы эфир тапшыруларына күчү түләүле кабельле телевидение, IP-телевидение, кабельле, иярченле телевидениегә, шулай ук эфир телетапшыру абонентларына кагылмый.
-Без Минзәлә районының барлык авылларында булдык, бар җирдә дә цифрлы телевидение кабул ителә. Теләсә кайсы телевизорны цифрлы тапшыруларга көйләп була. Әгәр дә телевизор DVB-T2 ны кабул итә икән, цифрлы эфир форматында каналлар карау өчен телевизорны антеннага тоташтыру җитә.
ТНВның аналог тапшыруын карау мөмкинлеге минзәләлеләрне борчыган иде. Андрей Кокорин әлеге каналның ничек бар, шулай калачагы хакында хәбәр итте.
http://menzela.ru/news/novosti/perekhodim-na-tsifrovoe-veshchanie