Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы кабул итә

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Эш графигы нигезендә, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы 20 март көнне, 16-17 сәгатьләрдә, Минзәләдә Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында һәм Минзәлә шәһәрендә әйләнә-тирә мохитны саклау һәм табигатьтән файдалану буенча законнарның үтәлеше мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә.

Гражданнарны Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Галимов Радик Наил улы Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте бинасында (Минзәлә шәһәре, М.Җәлил ур., 18 нче йорт) кабул итәчәк.

Кабул ителүгә алдан язылу прокуратура телефоны 8(843)590-66-36 яисә Минзәлә муниципаль район Советы телефоны 8(85555)3-10-75 аша мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International