Имин булмаган метеорологик күренешләр: 2019 елның 21 мартында Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм көндез урыны белән томан көтелә (Казанда - төнлә һәм иртән).
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы делегациясе составында Таҗикистан Республикасына эш сәфәре барышында Гиссар шәһәрендә "Абдрауф Юсупов" ис. терлекчелек хуҗалыгында булды, биредә ул сөт эшкәртү ысуллары белән танышты.
Дәүләт Думасында моношәһәрләрдә милли проектларны тормышка ашыру турында парламент тыңлаулары узды.
19 мартта Ветеринария академиясендә "Карьера көне" узды.
19 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы культураларын иминләштерү мәсьәләсе киңәшмә узды. Шуны әйтергә кирәк, игенчелеккә куркыныч очраклары янарга мөмкин булган төбәкләр өчен агроиминләштерү аеруча мөһим, безнең республика да шундый төбәкләргә керә.
Бүген Татарстанның халык артисты, озак еллар Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы артисты Рөстәм Хан улы Муллин 71 яшендә вафат булды.
Электрон рәвештә социаль өлкәдә хезмәтләр күрсәтү буенча эшне оештыру турында
2019 елның 19 мартында Татарстан Республикасында туучылар санын арттыру һәм аналарның яңа туган балалардан ваз кичүен булдырмау буенча "Яңа тормыш - яңа өметләр" программасын тормышка ашыру кысаларында, Минзәлә районында Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге психологлары булачак әниләр белән дәресләр комплексы уздырдылар.
Инвалид балаларга социаль адаптация узу өчен товарлар сатып алуга һәм хезмәтләр өчен түләүгә ана капиталыннан файдаланырга була.
Илсур Ирек улы Минибаев Балалар иҗат йорты директоры итеп билгеләнде.