19 мартта Ветеринария академиясендә "Карьера көне" узды. Чара югары уку йорты җитәкчелеге һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә махсус рәвештә 4 һәм 5 нче курс студентлары өчен оештырылды. Әлеге көн кысаларында студентлар республикада гына түгел, ә башка төбәкләрдән дә алга таба эш белән тәэмин итәргә мөмкин булган авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр белән очраштылар.
Министрлыкның фән, белем бирү һәм инновацион технологияләр бүлеге начальнигы Наил Хәмидуллин авылда яшь белгечләргә ярдәм программалары турында сөйләде.
«Югары уку йортын тәмамлап килгән яшь белгеч министрлыктан 300 мең сум күләмендә «подъемные» акчаларын һәм ел дәвамында эш урыны буенча төп хезмәт хакына өстәп минималь хезмәт хакы (айга 11 280 сум күләмендә) ала", - диде Наил Хәмидуллин.
Чарада 50 дән артык эш бирүче катнашты.