Татарстан Республикасы гражданнарына дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия булган хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын күтәрү кысаларында, Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә: uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында Татарстан Республикасында хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау өлкәсендә аеруча ихтыяҗлын социаль әһәмияткә ия булган хезмәтләр (алга таба - хезмәтләр) электрон рәвештә башкарыла. Хезмәтләр һәм сервислар исемлеге бирелә.
татарстан Республикасының Дәүләт хезмәтләре - тормышның төрле өлкәләреннән электрон хезмәтләрнең киң спектрын берләштерүче портал. Әлеге порталның эшләве бәрабәренә гражданнарның күп кенә мәсьәләләрне өйдән чыкмыйча хәл итү, документлар рәсмиләштерүгә читтән торып гариза бирү, шунда ук теге яки бу структурага кабул ителүгә язылу мөмкинлеге бар.
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында сервислар һәм хезмәтләр исемлеге uslugi.tatarstan.ru