Инвалид балаларга социаль адаптация узу өчен товарлар сатып алуга һәм хезмәтләр өчен түләүгә ана капиталыннан файдаланырга була.
Иң беренче эш итеп, тернәкләнүнең шәхси программасына кертү яисә инвалид баланы тернәкләндерү өчен тиешле Исемлектән кирәкле товарлар һәм хезмәтләр турында рекомендацияләр алу өчен гаиләгә медико-социаль экспертиза учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алга таба гаилә, түләү документларын: товар һәм касса чекларын, сату-алу килешүләрен һәм түләүне раслаучы башка документларны саклаган хәлдә товарлар һәм хезмәтләр сатып ала ала. Хезмәтләргә түләгәндә аларны күрсәтү турында килешү раслаучы документ булып тора.
Уңай карар кабул ителгән очракта, ана капиталыннан тиешле сумма гариза кабул ителгәннә соң 10 эш көне дәвамында сертификат иясенең счетына күчерелә.
Гаризаны МФЦ аша да, "Гражданинның шәхси кабинеты" аша ПФРның рәсми сайтында, дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшыру мөмкин (www.pfrf.ru).