2019 елның 19 мартында Татарстан Республикасында туучылар санын арттыру һәм аналарның яңа туган балалардан ваз кичүен булдырмау буенча "Яңа тормыш - яңа өметләр" программасын тормышка ашыру кысаларында, Минзәлә районында Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге психологлары булачак әниләр белән дәресләр комплексы уздырдылар.
Чара барышында әниләрнең туачак балаларына ни әйтергә теләве, нинди хисләр кичерүен белүгә юнәлтелгән "Туачак балага хат" күнегүе тәкъдим ителде.