Пенсия алды яшендәге гражданнар һәм аларга социаль ярдәм гарантияләре турында

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Минзәлә районындагы клиентлар хезмәте хәбәр итә: 2019 елның 1 гыйнварында гамәлгә кергән 03.10.2018 елдагы "Пенсияләрне билгеләү һәм түләү буенча Россия Федерациясенең аерым законнар чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль законы нигезендә яңа төшенчә  - пенсия алды яшендәге гражданнар һәм әлеге категориягә керүче гражданнарга социаль ярдәм чаралары билгеләнде.

Бер үк вакытта шуны белү мөһим, социаль ярдәм чаралары, аларны алу шартлары төрле федераль законнарда язылган һәм билгеле үзенчәлекләргә ия.

Салым ташламаларына кагылышлы. 30.10.2018 елдагы "Россия Федерациясе Салым кодексының 391 һәм 407 нче маддәләренең икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында"гы №378-ФЗ Федераль законы нигезләмәләре буенча, 2018 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булган РФ законнары нигезендә пенсия билгеләү өчен кирәкле шартларга туры килгән, ягъни 55 яше тулган хатын-кызлар һәм 60 яше тулган ир-атлар салым ташламаларына хокуклы.

Диспансеризациягә кагылышлы. РФ Хезмәт кодексының "Диспансеризация узганда эшләүчеләргә гарантияләр" 185.1 маддәсе нигезендә картлык буенча, андый яшькә җиткәнче биш ел алдан, шул исәптән, вакытыннан алда пенсия билгеләү хокукы бирүче яшькә җитмәгән эшләүчеләр пенсия алды яшендәгеләр булып тора. Алар сәламәтлек саклау өлкәсендәге законнарда каралган тәртиптә диспансеризация узу өчен уртача хезмәт хакын һәм эш урынын саклап, елга бер тапкыр ике эш көненә эштән азат ителергә хокуклы.

Мәшгульлеккә кагылышлы. 19.04.1991 елдагы "РФда халыкның мәшгульлеге турында"гы №1032-1 Законының 5 маддәсе нигезендә, карлык буенча. шул исәптән вакытыннан алда билгеләнә торган иминият пенсиясенә хокук бирүче яшькә җиткәнче биш ел дәвамында пенсия яше алдындагы гражданнар булып торалар. Әлеге гражданнар өчен эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме - 11 280 сум итеп һәм озаграк вакытка билгеләү каралган.

Социаль ярдәм чаралары өлешендә (мәшгульлек һәм диспансеризациягә кагылышлы) "яңа" гомуми билгеләнгән яшь хатын-кызлар өчен - 56 яшь һәм ир-атлар өчен - 61 яшь булудан чыгып,  2019 елда пенсия алды яше түбәндәгечә билгеләнә: хатын-кызлар - 1964, 1965, 1966, 1967 һәм 1968 еллар, ир-атлар - 1959, 1960, 1961, 1962 һәм 1963 еллар.

2020 елда "яңа" гомуми билгеләнгән яшь хатын-кызлар өчен - 57 яшь һәм ир-атлар өчен - 62 яшь булудан чыгып, 1965, 1966, 1967 и 1968 елларда туган хатын-кызлар һәм 1960, 1961, 1962 һәм 1963 елларда туган ир-атлар. Шул рәвешле, 2028 елга кадәр.

Шунысын да искәртү кирәк, пенсия яше алдындагы гражданнарга социаль ярдәм чаралары федераль дәрәҗәдә генә түгел, ә региональ законнар белән дә билгеләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International