ТРда ташламалы категориягә керүче гражданнарга социаль ярдәм чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны тематик кабул итү

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр! 2019 елның 21 мартында 15.00 - 17.00 сәгатьләрдә "БЕРДӘМ РОССИЯ" Партиясе Рәисе Д.А.МЕДВЕДЕВның Татарстан Республикасындагы Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Казан шәһәре, К.Маркс ур., 31/7 йорты) Татарстан Республикасында ташламалы категориягә керүче гражданнарга социаль ярдәм чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик кабул итү оештыра.

Кабул итүне проектның төбәк координаторы, "Россия пенсионерлар союзы"ның Татарстан Республикасы буенча Идарә рәисе Л.Н.Мишина, Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры һәм Россия Пенсия фонды Бүлекчәсе управляющийларының урынбасарлары өлкән яшьтәге гражданнарны социаль ярдәм чаралары һәм пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча уздыра.

Төбәк иҗтимагый кабул итүгә шәхсән килә алмаган очракта, телефон аша кабул итү оештыру мөмкинлеге бар.

Тулырак мәгълүмат 3-33-82 телефоны аша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International