Татарстан радиосында - Татарстан Росреестры өлешле төзелеш турындагы законнардагы мөһим үзгәрешләр турында

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

19 мартта, 7.40 сәгатьтә, Татарстан Радиосында Росреестрның Татарстан Республикасындагы Идарәсенең юридик затларның күчемсез милкенә һәм өлешле катнашуга килешүләргә дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Лилия Борһанова белән интервью булачак.

Программа темасы - өлешле төзелеш өлкәсендәге законнарда соңгы үзгәрешләр. Мисал өчен, Татарстан Росреестры вәкиле 2019 елның 1 июленнән төзелеш башлаучыларны нәрсә көтүен, аларның кайсы очракларда эскроу счетыннан файдаланмыйча, өлешчеләрнең акчаларын җәлеп итү мөмкинлеге һ.б.лар турында сөйләячәк.

Казанда "Татарстан Радиосы" 99.2 FM дулкынында сөйли.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International