Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "Россия сәүдәсе-2019" еллык конкурсын уздыра

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "Россия сәүдәсе-2019" еллык конкурсын уздыра. Аның нәтиҗәләре буенча төрле сәүдә форматларындагы предприятиеләр тормышка ашыра торган иң яхшы карарлар һәм идеяләр сайланачак.

"Россия сәүдәсе" Бөтенроссия конкурсы беренче тапкыр 2018 елда уздырылды. Аның төп идеясе - Россиянең ваклап сатуда уңай тәҗрибәсен яклау һәм аның үсешен стимуллаштыру. Конкурс уздырылуның беренче елында илебезнең төрле почмакларыннан 600 дән артык гариза килде.  Быел конкурста катнашучылар саны кебек, номинацияләр дә артачак.

Аның җиңүчеләрен тантаналы тәбрикләү "Россия ритейлы атнасы" V Халыкара бизнес һәм хакимият юбилей форумы кысаларында, 3-8 июньдә, Мәскәүдә, Халыкара сәүдә үзәгендә узачак.

Конкурста катнашу өчен катнашучыларга торговляроссии.рф. сайтында анкета тутырырга кирәк. гаризалар 2019 елның 29 мартына кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат өчен (495) 924-02-80, tr2019@russiant.org -Конкурс координаторы Нехаевский Николай Алексеевичка мөрәҗәгать итәргә.

(495) 632-88-88, sitnikav@minprom.gov.ru – Конкурсның оештыру комитеты сәркатибе - Ситник Алексей Владимирович.

2018 елдагы Конкурс нәтиҗәләре буенча 612 катнашучының 81 е җиңүче дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International