Татарстанның эш башлаучы фермерларына эшмәкәрлекне үстерергә ярдәм итәләр

2019 елның 19 марты, сишәмбе

15-17 март көннәрендә Казанда яшь эшмәкәр (эш башлаучы фермер) мәктәбендә укулар узды.Чараны Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә 2014-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл яшьләре" подпрограммасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

 

Укулар "Волга" Яшьләр үзәге базасында узды. Мәктәптә авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз эшләрен башларга теләүче, шулай ук бер елдан кимрәк эшләүче крестьян-фермерлык хуҗалыклары башлыклары һәм студентлар -18-35 яшьлек 60 яшь кеше катнашты.

Мәктәптә өч көн барган укулар дәвамында яшь кешеләр экспертларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.

 

Мәктәп кысаларында катнашучылар Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарының фермерлык хуҗалыкларында булдылар. Алар узган елларда грант конкурслары ияләре булдылар һәм КФХ үстерүгә грантлар алдылар. Алар арасында "Лаеш шампиньоны" ҖЧҖ, "Батыршин" КФХ (осетр балыкларын үрчетү), "Габитов Рузаль Маликович" КФХ (мөгезле эре терлек, сөт җитештерү) һәм "Габдриев Данил Габделхаевич" КФХ (бөртекле културалар үстерү).

"Бу бүгенге көнгә буш торучы кластер. Бу юнәлештә үсеш юллар күп төрле, шул ук вакытта каршылыклар да бар - азык һәм белгечләр", - дип осетр фермасы турында үз фикерләре белән уртаклашты Айгөл Хисмәтуллина Минзәлә районыннан.

Миңа барысыннан да ныграк сөт җитештерү ошады, шул юнәлештә эшләргә уйлыйм. Сөт фермасында йөргәндә әлеге төр җитештерүнең барлык плюслары, минуслары турында белдем, - дип сөйләде Чистай районыннан Давыт Хәкимов.

Соңгы көнне йомгаклау эшләре презентациясе булды, аларга квалификация күтәрү буенча сертификатлар тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International