Тупланма пенсия билгеләнгәнче гражданин үлгән очракта, аның пенсия тупланмалары закон буенча билгеләнгән һәм пенсия тупланмаларын бүлгәләү турында Пенсия фондына алдан тапшырылган гариза нигезендә хокук күчемлегенә ия булучыларга түләнергә мөмкин.
Икенче очракта хокук күчемлегенә ия булучы сыйфатында туганны гына түгел, ә сайлап алынган теләсә кемне билгеләргә була. Берничә хокук күчемлегенә ия булучыны да сайларга була.
Пенсия тупланмалары акчаларын тарату турында гаризаны яшәү урыны буенча Пенсия фонды органына тапшырырга кирәк.
Барлык сораулар буенча Минзәлә районындагы клиентлар хезмәтенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә була: Минзәлә шәһәре, Ленин ур., 82А, 423700.
Белешмәләр өчен телефон – 074, 8-85555-074-11 ( мобиль)
Кабул итү көннәре: дүшәмбедән - чәршәмбегә 8.00 - 17.15 сәгатьләрдә, җомга 08.00 - 13.00 (төшке аш 12.00-13.00).