2019 елның 1-2 апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендә технопарк" дәүләт автономия учреждениесе мәйданчыгында Идел буе федераль округы буенча Skolkovo Open Innovations Startup Tour масштаблы федераль проект уздырылачак.
Startup Tour 8 ел эш дәверендә перспективалы инновацион технологик компанияләр эзләүгә юнәлтелгән иң масштаблы исем алды.
Startup Tour уздыру вакытында 70 тән артык шәһәр катнашты, 60 тан артык кеше белем бирү программаларын тыңлады һәм ментор сессияләрендә катнашты, 13 меңгә якын технологик проект конкурска заявка бирде.
Теләгән һәр стартапны һәм технологик эшмәкәрне түбәндәге юнәлешләрдә ментор сессиясендә һәм технологик стартапларда катнашырга чакырабыз: мәгълүмати технологияләр, индустриаль трек. медицинада һәм авыл хуҗалыгында биотехнологияләр.
Startup Tour җиңүчесе 300 000 сумга лаек булачак, конкурс финалистлары Россия һәм ДБД илләренең иң масштаблы стартап-конференциясендә катнаша алачаклар. Startup Village 29-30 май көннәрендә, Мәскәүдә узачак.
Эшлекле һәм яисә конкурс программасында катнашу өчен https://www.startup-tour.ru буенча теркәлергә кирәк.
Катнашу бушлай. Гаризалар 2019 елның 18 мартына кадәр кабул ителә.