әлфия Когогина инициативасы буенча Казанда стационар булмаган һәм таратып сәүдә итүне хокукый җайга салуны камилләштерү турында закон проектын тикшерү узды

2019 елның 19 марты, сишәмбе

18 мартта Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы Федераль законның 28 маддәсенә һәм "Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салу нигезләре турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында"гы закон проектын тикшерү буенча "түгәрәк өстәл" оештырылды. 

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина дискуссиянең инициаторы булды. Чарада Россия Федерациясенең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының җаваплы вәкиле Сергей Лобанов, ТРның сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, республиканың башка министрлык һәм ведомство, муниципалитет һәм эшмәкәрлек берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Закон проекты Россия Хөкүмәте тарафыннан дүрт ел дәвамында эшкәртелде. Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет аның концепциясен хуплады, ә комитет рәисе урынбасары буларак минем бурыч - "түгәрәк өстәл" рекомендацияләренә нигезләнеп, сыйфатлы һәм гадел төзәтмәләр формалаштыру, аларны мин якларга йөкләмә алам", - диде Әлфия Когогина.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International