Минзәләдә ТР Президенты каршында эшмәкәрлек буенча Совет утырышы узачак

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

20 мартта Минзәләдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча Совет утырышы узачак.

Совет утырышның спикерлары сыйфатында түбәндәгеләр:

1.            Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил

2.            Минзәлә район башлыгы

3.           ТР буенча баш федераль инспектор

4.            ТР Прокуроры урынбасары.

5.           Идел төбәкара табигатьне саклау прокуратурасының Казан районара табигатьне саклау прокуроры

6.            Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча җитәкче урынбасары.

7.            ТРның эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды директоры. 

8.           Совет координаторы.

Очрашу барышында эшмәкәрләр хакимият органнары җитәкчеләренә актуаль сораулар бирә, бизнес алып барганда килеп туган проблемаларны билгели алалар.

Чара 20 мартта, 14.30 сәгатьтә. Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә узачак. Теләге булган эшмәкәрләрне утырышта катнашырга чакырабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International