Нәсел традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә элемтәләрен һәм буыннар алмашуын ныгыту, Татарстан тарихына һәм үз гаиләң тарихына кызыксынуны арттыру, тарихи аңны формалаштыру һәм патриотизм хисләрен тәрбияләү, шулай ук архив материаллары белән эшләргә өйрәтү, тарихи һәм туган як турында әдәбият укуга җәлеп итү максатларында. Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты "Нәсел шәҗәрәм" генеалогик тикшеренүләр Республика конкурсы уздыра.
Конкурс 2019 елның 20 мартыннан 30 апреленә кадәр уздырыла.
Конкурста катнашу өчен уздыру тәртибе, сроклары, сайлау шартлары һәм критерийлары турында мәгълүмат Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт Комитетының рәсми сайтында. "Интернет" мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендә урнаштырыла (http://arhiv.tatarstan.ru)
Конкурста катнашырга теләүчеләр биш яшь төркемендә катнашырга хокуклы:
1 нче төркем – гомуми белем бирү оешмаларының 1-4 сыйныфларында укучылар;
2 нче төркем – гомуми белем бирү оешмаларының 5-8 сыйныфларында укучылар;
3 нче төркем – гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныфларында укучылар;
4 нче төркем - 18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучылар;
5 нче төркем – 18 яшьтән өлкән физик затлар.
Конкурста катнашучылар һәр яшь төркеме буенча аерым билгеләнә.
16 яшьтән кече булган катнашучының гаризасына ата-анасы (законлы вәкиле) кул куя.
Конкурска бары тик үз куллары белән башкарылган эшләр генә кабул ителә (1 нче яшь категориясеннән башка).
Барлык гаризалар һәм эшләр Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль район Башкарма комитетының архив бүлегендә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 423700, Минзәлә шәһәре, Коммунистик ур., 32 нче йорт.
Контакт телефоны: 8- 85555- 3- 50- 72