ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Интернат-йорт моннан чирек гасыр элек булдырылган, бер ел җирле оешмалар акчасына көн күргәннән соң, социаль учреждениеләр исемлегенә кертелә. Соңгы алты ел дәвамында интернат-йортка Илсия Хәбибуллина җитәкчелек итә.

Елдан-ел башлангыч мәктәпләрнең программасы катлаулана. Өй эшләрен хәзерләү катлаулы процесс, ул олылар катнашында булырга тиеш, ә ял вакыты дөрес оештырылырга һәм саф һавада йөрү зарур. Монда озынайтылган көн төркеме ярдәмгә килә дә инде.

Узган атнада Казанда әдәбият берләшмәләре җитәкчеләренең республика семинары булды, анда “Татмедиа” ААҖ филиалы, Минзәлә ММҮ каршында урнашкан “Сибелә чәчәк” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Наҗия Пучкова катнашты.

Россия хөкүмәте бюджетны тулыландыруның тагын бер өлешен ниһаять тормышка ашырырга булды.
Тәмәке, сигарет пыскытып йөрүчеләр Россия бюдже­тына күбрәк акча кертәчәк.

Безнең халыкның төп ризыгы булган бәрәңге һәм ит бәясе долларның котырып күтәрелүенә исе китми.

Күп кенә гражданнар Росреестр идарәсе белгечләре теркәү өчен документларны алып калу белән үк, милеккә хокуклар шуның белән теркәлде һәм алга таба бернинди проблемалар да булмаячак дип уйлыйлар, тиз арада фатир өчен акчаларын да түләп куялар. Бу чыннан да шулаймы? Документларны кабул иткәннән соң да нинди проблемалар килеп чыгарга мөмкин? Күчемсез милек сатып алганда акчаны түләү кайчан ышанычлырак? Әлеге язмабыз шул турыда.

Район прокуратурасы 13 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Минзәлә районы территориясендә “Наркоти­кларсыз тормыш” дип аталган акция үткәрелүе хакында хәбәр итә.

Педагогик отрядларның “Хәтфә сезон” дип аталган V республика Фестивалендә Минзәлә районын М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә оешкан “Андромеда” отряды тәкъдим итте.

Минзәлә муниципаль районының Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Фирдәвес Хәмитов биргән мәгълүматларга таянып, Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлыгына кандидат булган Алмаз Шәриповның һәм Артур Галиуллинның финанс отчетын тәкъдим итәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International