Россия хөкүмәте бюджетны тулыландыруның тагын бер өлешен ниһаять тормышка ашырырга булды. Хосусыйлаштырылган фатирлар, үз акчаларына төзелгән коттеджлар саны нык артты. Хәзер алар өчен салымны кадастр бәясеннән чыгып түлисе була. Кадастр бәясе – инвентаризация бәясеннән шактый югары булачак. Иң мөһиме биш-алты фатир ияләре үз милекләрен пенсионерларга рәсмиләштереп котыла алмаячаклар. Льгота фәкать бер объект өчен генә сакланачак. Дөрес, фатирлар, коттеджлар, хәтта гараж мәйданнарының бер өлешенә салым салынмаячак. Ставкасы – 0,1 процент, әмма муниципалитетлар аны 0,3 кә хәтле күтәрә алалар. Бюджетларында акча бик аз булган авыл җирлекләренә, районнарга нык уйланасы була.