Озынайтылган көн төркеме

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

Елдан-ел башлангыч мәктәпләрнең программасы катлаулана. Өй эшләрен хәзерләү катлаулы процесс, ул олылар катнашында булырга тиеш, ә ял вакыты дөрес оештырылырга һәм саф һавада йөрү зарур. Монда озынайтылган көн төркеме ярдәмгә килә дә инде.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА

Минзәләдә озынай­тылган көн төркемнәре шәһәр мәктәпләрендә генә 1-4 сыйныфлар өчен оештырылган. Төркем ат­нага биш көн эшли. Ба­лалар өчен бу эшне 33 башлангыч сыйныфлар укытучылары оешты­ра. Балалар сәгать өчкә кадәр мәктәптә була һәм алар һәрвакыт укы­тучылар игътибарында. Башлангыч сыйныф укы­тучылары балаларга ял оештыралар, өй эшләрен эшләтәләр, теләк буен­ча буш вакытларында өстәмә дәресләр белән шөгыльләнәләр.

Авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныф уку­чылары өчен дәрестән тыш эшләр оештырылган.

Федераль дәүләт укыту стандарты буенча баш­лангыч сыйныф укучы­лары көнгә ике тапкыр тукланырга тиеш: иртәнге һәм төшке аш. Башлан­гыч сыйныф укучысының иртәнге ашы 23 сум 76 тиен тәшкил итә, шуның 5 сум 76 тиенен җирле бюд­жет, ә калган 18 сумын ата-ана түли.

Бу елның сентябрендә кайнар төшке аш белән районның 899 укучысы ту­кланган. Төшке аш бәясе төрле мәктәптә төрлечә һәм ул бизнес план бу­енча билгеләнә. 1, 2, 3 нче урта мәктәпләрдә, гимназиядә төшке аш – 7 сумга төшә. Иң кыйммәт төшке аш Татар Мөшегесе мәктәбендә – 10,59 тиен, Яңа Мәлкән мәктәбендә – 9,01 сум, Тауасты Байлар мәктәбендә – 8,21 сум. Шул ук вакытта төшке аш Яңа Маҗын мәктәбендә нибары 2,50 сум, Конова­ловка мәктәбендә 3 сумга төшә. Районның калган мәктәпләрендә ата-ана­ларга 3,67 сумнан 7,62 сумга төшә.

Мәсәлән, без килгән көнне гимназиядә озы­найтылган көн төркеменә йөрүче балаларга төшке ашка ипи белән сөтле ботка һәм чәй бирелгән иде. “Әлегә 7 сумга сые­шабыз. Балалар кечкенә, шуңа күрә норма да күп түгел. Сөтле боткалар, макарон, кайчакта камыр ашлары пешерәбез. Кы­енлык сизмибез, әгәр бу сумма җитми башласа, ата-аналар үзләренең ба­лалары өчен берничә сум арттырырлар” дип, уй­лыйм, – диде өлкән повар Ләйсән Хәйруллина.

Эльмира Гәрәева:

– Минем кызым 1 нче урта мәктәпнең 2 нче сый­ныфында укый. Сыйныф­ташлары белән арала­шыр өчен, әлбәттә, озы­найтылган көн төркеме ярдәм итә. Ул анда өй эшләрен черновикка эшли, аңламаса, укытучы шунда ук аңлата. Минем уйлавымча, озынайтыл­ган көн төркемнәре ата- аналарга бик зур ярдәм итә һәм кызым бик теләп йөри.

3 чнче урта мәктәптә беренче сыйныфлар өчен тулы көн оештырылган. 15 укучы кичке сәгать бишкә кадәр шунда була. Алар көнгә 3 тапкыр туклана. Полдник ата-аналар хи­сабына 8 сумга төшә.

 

 сан

Узган ел озынайтыл­ган көн төркеменә 591 башлангыч сыйныф укучысы йөргән. Урта­ча төшке аш 7,02 сумга төшкән. Быел сентябрь аенда озынайтылган көн төркеменә 701 уку­чы йөргән, озынайтыл­ган көн өчен туклану 7 сум тәшкил иткән.

 

 сүз уңаенда

Федераль дәүләт укыту стандартлары буенча башлангыч сыйныфларның һәрбер укучысы ат­нага ике тапкыр дәрестән тыш эшләргә йөрергә тиеш. Мәктәпләрдә ул биш юнәлештә алып ба­рыла: спорт, сәнгати-эстетик, рухи-әхлакый, со­циаль һәм танып белү. Болары турында – алда­гы материалда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International