Күп кенә гражданнар Росреестр идарәсе белгечләре теркәү өчен документларны алып калу белән үк, милеккә хокуклар шуның белән теркәлде һәм алга таба бернинди проблемалар да булмаячак дип уйлыйлар, тиз арада фатир өчен акчаларын да түләп куялар. Бу чыннан да шулаймы? Документларны кабул иткәннән соң да нинди проблемалар килеп чыгарга мөмкин? Күчемсез милек сатып алганда акчаны түләү кайчан ышанычлырак? Әлеге язмабыз шул турыда.
Документларыгызны теркәү өчен алып калдылар ди, ләкин бу әле Сезнең тулы хокуклы милек иясе булуыгызны һәм тиеш булган 18 көн узгач, таныклык биреләчәк дигәнне аңлатмый. Хосусый милек белән бәйле сатып алу килешүләре төзү һәм дәүләт теркәве ясау – катлаулы процесс. Документлар кабул иткән 15 минут эчендә генә хокукый экспертизалар үткәреп, милекнең бер хосусыйлыктан икенчегә күчү процессының законлы булуын ачыклау мөмкин түгел. Сездән документларны кабул итеп алу – ул алга таба тикшерү өчен документлар алынуын гына аңлата, башка берни дә түгел. Соңыннан зур хезмәт таләп итә торган хокукый экспертиза процессы башлана. Аның барышында сатучы яки сатып алучыдан, шулай ук үзара ведомствоара электрон бәйлелек кысаларында башка дәүләт органнарыннан өстәмә документлар сорап алынырга, теркәү кичектерелергә яки бөтенләй туктатылырга мөмкин.
Дәүләт теркәүчесе хокукларны теркәү өчен тәкъдим ителгән документларда яки анда язылган мәгълүматлар буенча икеләнүләре булганда, ведомствоара запрослар буенча кирәкле документлар, мәгълүмат җибәрелмәгән очракта дәүләт теркәвен туктата ала. Дәүләт теркәүчесе карары нигезендә, теркәү процессы бер айга туктатыла ала. Әгәр дә билгеләнгән вакыт аралыгында дәүләт теркәве ясауга комачаулаучы сәбәпләр бетерелми икән, дәүләт теркәүчесе гариза бирүчегә дәүләт теркәве ясауда баш тартырга мәҗбүр була.
Мондый очрак та була ала: мисал өчен, ике як та сату-алу турында килешү ясап, теркәү өчен документлар тапшыралар, сатып алучы сатучыга акчасын түли һәм соңгысы, шунда яшәр өчен, башка шәһәргә яки хәтта башка илгә күчеп китә. Теркәү туктатыла, сатучыдан өстәмә документлар сорала, ә сатучы аларны тәкъдим итә алмый (яки теләми). Теркәү ясаудан баш тарталар. Нәтиҗәдә сатып алучы акчасыз һәм фатирсыз кала.
Әлеге мисалдан соң, үзеннән-үзе акчаны кайчан түләргә дигән сорау туа. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе ике як килешүе нигезендә түләнә торган акчаны дәүләт теркәве ясалып, хокукны теркәү турындагы таныклык кулга бирелгәч кенә түләргә киңәш итә.
Кагыйдә буларак, документлар тапшырганда фатир сатучылар акчаны алдан түләп куярга кушалар, чөнки хокуклар сатып алучыга күчеп, ул яңадан акча түләми калыр дип шөбһәләнәләр. Күчемсез милек сатып алучының да, сатучының да мәнфәгатьләрен кайгырта торган хокукый механизмнар бар. Шуларның берсе – закон көчендәге ипотека. Практикада ул түбәндәгечә: сатып алучы рәсмиләштерергә документлар тапшырган вакытта фатир хакының яртысын гына түли. Калган өлешен ул рәсмиләштерү турындагы таныклыкны алгач түләп бетерә. Бу очракта сатучы мәнфәгатьләре ни рәвешле саклана соң? Бик гади. Сатып алучы акчасын түләп бетергәнче фатир сатучыда залогта торачак. Бу очракта иң куркынычсыз акча түләү юлы булып банк ячейкасы тора. Мәгънәсе түбәндәгечә: килешүгә кул куйган вакытта сатып алучы арендага алынган банк ячейкасына акчаны сатучы хокукый теркәү ясалганнан соң гына ала алу шарты белән урнаштыра. Сатып алучыга хокуклар теркәлгәннән соң, сатучы әлеге ячейка “доступ”ына ия була һәм акчаларны да ала. Бу очракта ике як та хокукларның сатучыдан сатып алучыга күчү һәм түләүләрне башкаруны тизләтү яклы, берәүнең дә мәнфәгатьләре чикләнми.
Елена КӘЛИМУЛЛИНА,
ТР буенча Росреестр Идарәсенең Минзәлә бүлеге начальнигы