Интернат-йорт моннан чирек гасыр элек булдырылган, бер ел җирле оешмалар акчасына көн күргәннән соң, социаль учреждениеләр исемлегенә кертелә. Соңгы алты ел дәвамында интернат-йортка Илсия Хәбибуллина җитәкчелек итә.
Көнкүреш мәшәкатьләре
Шушы чор эчендә Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән игелек йорты зур үзгәрешләр кичергән. Зур ремонт ясалган, кайбер бүлмәләр “Уңайлы мохит” программасы буенча җиһазландырылган, идәннәре җылытылган заманча мунча, кер юу комплексы булдырылган, сквер һәм чәчәклекләр ясалган, “Скандинавия йөреше“ өчен сукмаклар булдырылган.
Биредә “кедр мичкәле” мини- сауна белән җиһазландырылган массаж кабинеты бар. Тәрбия- ләнүчеләр галокамераны бик яраталар, анда тозлы мәгарәләр микроклиматы булдырылган, акрын ут яктысында тынычландыручы музыка яңгырый. Бу хуҗалык белән Розалина Ишимбаева җитәкчелек итә. Социаль хезмәтләр буенча белгеч Нәркиз Хөсәенова арт- терапия, иҗади занятиеләр уздыра.
Биредә барлыгы 27 хезмәткәр эшли. Җаваплы, игътибарлы санитаркалар, мунча көнне һәркемне юындыручы һәм кер юучы, өс-башларын тәртипкә китерүче, тәмле ризыклар пешерүче повар – биредә эш һәркемгә җитәрлек.
Проектлар җиңү китерә
“РИТЭК” һәм коммерцияле булмаган “Лукойл” ААҖнең социаль-мәдәни проектлары конкурсларында биш ел рәттән катнашып җиңү яулыйлар. Узган ел откан акчаларга “Сәламәтлек сукмагы” ясаганнар. Анда кышын да, җәйге җылы көннәрдә дә, гомумән, һава торышы яхшы булганда, ел әйләнәсе шөгыльләнәләр.
Быел исә берьюлы ике проектта җиңү яулаганнар: “Туган як” номинациясендә “Солдат исән, аны онытмыйлар” проекты белән, “Мәдәният һәм спорт” номанициясендә “Талантның яше юк” проекты белән җиңеп чыкканнар. Алга таба максатчан эш алып барырга җыеналар.
Биредә яшәүчеләрнең физик сәламәтлеге, психоэмоциональ халәте белән бәйле проблемаларны хәл итү өчен “Озак яшәүдә активлык” программасы эшләнгән. Өлкән яшьтәгеләр өчен иң файдалы һәм кулай алымнар – җәяүлеләр өчен махсус сукмаклар ясау һәм “Скандинавия йөреше”. Соңгысына килгәндә, беренче карашка гади генә тоелган йөрү вакытында гәүдә мускулларының 90 проценты хәрәкәткә килә, ә умыртка баганасына һәм буын нарга булган басым 2,5 тапкырга кими.
Нинди сәбәпләр аркасында килеп эләгәләр бу йортка?
Иң беренчесе – аларны ялгызлык китерә. Валя түти һәм Галия апа ике сеңел кебек яшиләр. Гаилә тормышыннан уңмаганнар, шулай ялгыз калганнар. Галия апаның күзләре күрми, икесе җитәкләшеп йөриләр. Шулай булса да, ул балаларча нурлы карашлы, хәтта ышанырлык та түгел. Аяклары да начар йөри, әмма ул бирешми, һәр иртә зарядка ясый. Ә Валя түти эш яратуы белән аерылып тора. Иртәнге биштә ул кухняда мәш килә, ә җәйге чорда бакчада эшли.
Мәймүнә апа янәшәдә генә яши, аңа 93 яшь. Кайчандыр ул интернатка ерактан җәяүләп килгән, үзен бирегә алуларын сораган. Көче барда инвалид туганнарын караган. Ул монда өендәге кебек – гөлләр үрчетә, тәрәз төбендә нинди генә гөлләр юк!
Биредә яшьләр дә бар – Евгений Стеценкога нибары 22 яшь. Ул Минзәлә интернат- мәктәбендә тәрбияләнгән, аннары туп-туры бирегә килгән. Җор телле, ачык күңелле егет бар эшләрдә дә теләп катнаша, өмәләрдә, бәйрәмнәр оештырганда алыштыргысыз ярдәмче.
Интернат-йортка картларны башлыча туганнары билгели. Алты ел эчендә бу йортка бөтенләй ялгыз булган бер кеше генә китерелгән, нибары ике кешене якыннары үз янына алган. Шундый проблема да бар: күпләренең туганнары пенсия алган көнне киләләр.
– Туганнары ничә тапкыр килүен исәпкә алып барабыз, кем янына ничә тапкыр килүен, янында күпме вакыт булуын белеп торабыз. Араларында бик төгәлләре очрый: аена ике тапкыр килеп, озак кына яннарында торып китәләр. Әмма пенсия алган көнне күп киләләр. Шунысы кызык, алар бит үз акчаларын туганнарына теләп бирәләр. Яннарына килүче булуы белән горурлана лар, кайберләре хәтта җиләк- җимешне дә җыеп баралар.
Берничә кешенең үз түтәле бар, яшелчә үстерәләр, кайнатма пешерәләр – биредә зур алма бакчасы бар, кура җиләге, сырганак үсә. Интернатта казлар, тавыклар да үстергәннәр, узган ел бар йоласына туры китереп “Каз өмәсе” бәйрәмен уздырдылар. Йорт куяннары, дуңгызлар да асралган.
-Өлкәннәр көч-дәрман ташып торган яшь чакларын сагыналар, аларның теләкләрен үтәргә тырышабыз, – ди Илсия Илдусовна. – Һәркайсын шөгыльле итәсе килә.
Күңел халәте тәэсире
Оптимизм адаптация узарга, мөмкин кадәр тулы канлы тормыш белән яшәргә ярдәм итә. Булышчылар да юк түгел – иганәчеләр, волонтерлар бар. Интернат-йортның күзәтчелек советы рәисе Гиоргий Куприянов, район советы депутаты Равил Миңнехузин бүләксез килми. Әле генә Корбан бәйрәмен бик яхшы итеп уздырдылар - Яр Чаллыдан ике эшмәкәр ханым ел саен килеп, чын бәйрәм ясыйлар икән, быел да алар өлкәннәрен сөендерде. Ай саен бер эшмәкәр-парикмахер өлкәннәргә бушлай хезмәт күрсәтә. Берничә ел рәттән Украина волонтерлары бирегә килеп ярдәм итәләр, картлар белән аралашалар. Бина стеналарындагы матур рәсемнәрне алар ясаган.
– Үзем ярдәм сорарга яратмыйм, кеше ярдәм итү өчен үзе өлгерергә тиеш, - ди Илсия Илдусовна. – Күңел халәте шундый булырга тиеш.
Игелек йортында яшәүчеләр янында булып кайтканнан соң, күңел әллә нинди авыр тойгылар кичерә. Икенче яктан караганда, никадәр язмыш бер түбә астына җыелып, күңелләрен төшермичә, үзләренә шөгыль табып яши бирәләр. Моңа гаҗәпләнәсе юк, алар бит никадәр авырлык, югалтулар кичергән буын.
сан
Татарстанда барлыгы 28 картлар йорты бар. Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бүгенге көндә 60 кеше яши. Алар арасында бер Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 10 тыл ветераны бар. Күпләренә 80, 90 яшь тулган.
Әлфинә ВОРОБЬЕВА