Безнең халыкның төп ризыгы булган бәрәңге һәм ит бәясе долларның котырып күтәрелүенә исе китми.
Минзәлә районы җирлекләренең һәм “Заиковский”, “Сөт иле”ның “Минзәлә” агрофирмасы, “Мензелинские зори”ның Калинин хуҗалыклары катнашында үткән Чаллының “Южный” агросәнәгать паркындагы ярминкәсендә булган һәркем шуңа инанадыр. Безнекеләр бәрәңгене – 12, итне 220-230 сумнан саттылар. Дистәсе 30 сум булган тавык йомыркасын тиз арада алып бетерделәр. Бу көнне кабак, сөт, бал һәм үз хуҗалыкларында әзерләнгән башка төрле продукция белән сату иттеләр. 2 млн сумлык товар сатылды бу көнне. Нәсим Дәүләтовның сәүдә ноктасы биредә даими эшли. Хөкүмәтнең азык-төлек белән тәэмин итүләренә ышанган Чаллы шәһәре сатып алучылары иртүк чиратларга тезелмәсәләр дә, район үз бурычын намуслы үтәвен дәвам итә. 1 ноябрдә Минзәләдә җитештерелгән продукция янәдән Чаллыда яшәүчеләргә тәкъдим ителәчәк. Авыл җирлекләре үз продукцияләрен махсус палаткаларда саталар. Сәүдә өчен кирәкле булган башка җиһазлар белән тәэмин ителеш тә яхшыра бара.