Узган атнада Казанда әдәбият берләшмәләре җитәкчеләренең республика семинары булды, анда “Татмедиа” ААҖ филиалы, Минзәлә ММҮ каршында урнашкан “Сибелә чәчәк” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Наҗия Пучкова катнашты.
Семинарны Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов алып барды. Разил Вәлиев, Д.Хәйретдинова, Равил Фәйзуллин, Галимҗан Гыйльманов, Тәлгать Галиуллин чыгышыннан соң танылган якташыбыз, ТР фәннәр академиясе әгъзасы, ата-аналары мәҗбүри рәвештә репрессиягә дучар ителеп, Кытайда тәрбияләнгән, хәзерге вакытта Төркиядә яшәүче Надир Дәүләт белән очрашу булды. Танылган кунак программаның бизәге булды, әдәбият берләшмәсе җитәкчеләре аның биографиясенә, кызыклы эшчәнлегенә кагылышлы күпсанлы сораулар бирделәр (ул татарларның та тикшеренүләр белән шөгыльләнә).
Түгәрәк өстәл артында “Заманча әдәби хәрәкәттә әдәби берләшмәләрнең роле” турында фикер алыштылар. Китапханәләрдә, клубларда, мөхәррияттә оешкан район берләшмәсе җитәкчеләре тәҗрибәләре белән уртак- лаштылар, киң кырлы укучыга барып җитсен өчен, җирле авторлар китаплары белән алыштылар. Язучылар берлеге семинарда катнашучыларга бүләкләр әзерләгән иде. ТР язучылар берлеге оешуның 80 еллыгына багышланган журнал һәм буклетлар тараттылар.