Район прокуратурасы 13 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Минзәлә районы территориясендә “Наркотикларсыз тормыш” дип аталган акция үткәрелүе хакында хәбәр итә. Хокук бозулар турындагы мәгълүматларны туплау буенча тартмалар түбәндәге адреслар буенча урнаштырылган: Коммунистическая урамы, 21 нче йорт (прокуратура); Чаллы тракты урамы, 32 нче йорт (Мнзәлә АТПсының автобус кассалары бинасы); Ленин урамы, 80 нче йорт (администрация); Тукай урамы, 13 йорт (мәгариф бүлеге); Гурьянов урамы, 98 нче йорт (хастаханә); Чернышевский урамы, 25 нче йорт (Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы бүлеге); Җәлил урамы, 14 нче йорт (Минзәлә үзәк базары); шулай ук Минзәлә районының барлык белем бирү учреждениеләрендә һәм мәдәни объектларында.
Барлык шәхси эшмәкәр һәм предприятие җитәкчеләренә дә үз объектларында шушындый тартмалар урнаштырып “Наркотикларсыз тормыш” акциясендә катнашырга тәкъдим итәбез.