ТӘМӘКЕ БӘЯСЕ АРТАЧАК

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

Тәмәке, сигарет пыскытып йөрүчеләр Россия бюдже­тына күбрәк акча кертәчәк. Чөнки 2015 елдан тәмәкегә акциз бәяләре күтәрелә. Мәгълүмат өчен – акциз ике төрле була: үзгәрми торганы – мең данәгә 800 сум, икенчесе сату бәясеннән чыгып куела – 8,5 процент. Көнбатыш Европа илләрендә акцизлар тагын да югарырак. Тәмәке тартучылар бюджетны баетабыз дип горур­лана алалар. Әмма бу дөрес го­рурлыкмы соң?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International