Депутатлыкка кандидатларның финанс отчётлары

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

Минзәлә муниципаль районының Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Фирдәвес Хәмитов биргән мәгълүматларга таянып, Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлыгына кандидат булган Алмаз Шәриповның һәм Артур Галиуллинның финанс отчетын тәкъдим итәбез.

43 нче санлы Ык буе бер мандатлы сайлау округы буенча кандидат Артур Наил улы Галиул­лин (сайлау берләшмәсе) фондына күчкән акчалар, барысы – 2250 сум. Шул исәптән, билгеләнгән тәртиптә фондны оешты­ру өчен кергән акчалар – 2250 сум. Шуларның 50 сумы кандидатның (сай­лау берләшмәсенең) үз ак­чалары, 2200 сумы – әлеге кандидатны тәкъдим иткән сайлау берләшмәсенеке Тотылган акчалар, бары­сы – 2241 сум 70 тиен. 2200 сум акча килешү нигезендә күрсәтелгән хезмәтләре өчен юридик затларга яки РФ граждан­нарына түләнгән. Сайлау кампаниясе уздыру белән бәйле башка чыгымнар­га тотылган сумма – 41.70 сум. Фондның тотылма­ган 8 сум 30 тиен акчасы фонд биргән акчаларга пропорциональ рәвештә кире кайтарылган. Отчет биргән көнгә фондта акча­лар калмаган.

43 нче санлы Ык буе бер мандатлы сайлау округы буенча канди­дат Алмаз Хантимер улы Шәрипов (сайлау берләшмәсе) фондына күчкән акчалар, барысы 200000 сум, шул исәптән билгеләнгән тәртиптә сай­лау фондын оештыру өчен сайлау фондына күчкән акчалар суммасы – 200000 сум. Шуларның 200000 сумы юридик затның үз теләге белән бирелгән ак­чалары.

Тотылган акчалар, ба­рысы – 199874 сум. Шул исәптән агитацион бас­малар һәм башка шул эчтәлектәге материал­лар бастыру һәм тара­ту өчен тотылган сум­ма күләме – 111910 сум (шуларның 111000 сумы басма материаллар чы­гару; 1870 сумы – ком. җыемнар өчен; 40 сумы – түләү документлары өчен). Килешү нигезендә юридик затлар яки РФ гражданнары күрсәткән хезмәтләр өчен түләнгән сумма – 87964 сум (әлеге сумманың 86200 сумы транспорт чараларын арендалаган өчен; 1724 сумы ком.җыемнары; 40 сумы – түләү документла­ры өчен).

Фондның тотылмый калган 126 сум акчасы фонд биргән акчаларга пропорциональ рәвештә кире кайтарылган. Отчет биргән көнгә фонда акча­лар калмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International