Педагогик отрядларның “Хәтфә сезон” дип аталган V республика Фестивалендә Минзәлә районын М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә оешкан “Андромеда” отряды тәкъдим итте.
Әлеге отрядка иң яхшы вожатыйлар: Максим Гайнетдинов, Ләйсән Гәрәева, Гөлшат Гыйләҗетдинова, Илназ Нуриев, Лилия Савельева, Валерий Сәлимов, Мария Притчина, Лилия Фәрхетдинова, Диана Шабаева, Андрей Юрнюк туп-ланган иде. Җитәкчеләре – Ләйсән Александрова. Фестиваль дәвамында алар вожатыйлар өчен оештырылган уеннарда, флэш-мобта катнаштылар, җырлар җырладылар. Шулай ук Казандагы балалар йортларына да сәяхәт кылдылар. “Андромеда” отряды вәкиләре Казанның 11 нче санлы коррекцион интернат- мәктәбендә мастер-класс уздырдылар. Студентлар монда үзара практик тәҗрибә уртаклашып, вожатыйлык осталыкларын арттырдылар.
Көллият делегациясе фестивальдә актив катнашканы өчен директор Миңнегөл Мифтаховага рәхмәт белдерелде.
Светлана КИРЕЕВА,
районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе