Тормыш юлында нинди вакыйгалар белән очрашмыйсың да, нинди кешеләр белән юлдаш булмыйсың. Күбесе шундук онытыла, ә кайберләрен йөрәк түрендә саклыйсың, еллар үткәч тә, алар белән күрешәсе, утырып бер сөйләшәсе килә.
Республикабызда 5-6 сентябрьдә Парклар һәм скверлар көннәре игълан ителде. Минзәлә муниципаль район башлыгының күрсәтмәсе нигезендә, Минзәләдә Парклар һәм скверлар көне 5 сентябрьдә үткәрелә.
2004-2005 елларда туган футболчылар арасындагы республика чемпионатының бер этабы Минзәләдә үтүе хакында язган идек.
“Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне тәкъдим итү турында”гы Федераль закон нигезендә дәүләт власте органнары гариза язучыдан башка ведомство карамагында булган документ һәм мәгълүматларны сорарга тиеш түгелләр.
Районыбыздагы 15 күпбалалы гаилә торак шартларын яхшыртуга учетта тора, инвалидлар һәм инвалид балалар – 38, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар – 39. Хәзер мондый субсидия 2003 елда учетка басучыларга бирелә. Торак шартларын яхшыртуга субсидияне узган ел күпбалалы бер гаилә, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы дүрт ветеран алды.
Минзәләдәге күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәт күрсәтү службаларына 11,2 миллион сум бурычы җыелган. ТКХ хезмәтләре өчен бурычлылар исемлегендә 50 мең сумнан алып 138 мең сумга кадәр бурычлары булган 55 фатир бар.
РФ Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты әгъзасы, КПРФның Татарстан Республикасы комитеты беренче секретаре Хафиз Миргалимов “Победа” кинотеатрында минзәләлеләр белән очрашты.
Юрий Коршунов (рәсемдә) бар гомерен Степановка авылында үткәргән. Ул данлыклы Коршуновлар нәселеннән.