Юрий Коршунов (рәсемдә) бар гомерен Степановка авылында үткәргән. Ул данлыклы Коршуновлар нәселеннән.
Юрийның әтисе Борис – шушы авылны саклап калучыларның берсе, улларын беркая да җибәрмәгән. Борис 80 нче еллар азагында Степановка авылында яшьләр өчен йортлар салдыруга ирешә. Аның уллары маллар да караганнар, сыерын да сауганнар. Борис гаиләдәге балаларына яхшы хезмәт тәрбиясе биргән (урыны оҗмахта булсын). Юра кечкенәдән өй эшләрендә булышкан, абзарларында һәм ишек алларында булган кош-кортны, терлекләрне карап үстерүгә ярдәм иткән. Юрий 12 яшьтән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Иске Матвеевка авылында 10 сыйныфны тәмамлаганда аттестат белән бергә тракторчы-машинист таныклыгы да алып чыга. Мәктәптә укыганда ук авыл хуҗалыгы машиналарының серләренә төшенә. Хәрби хезмәткә алынгач, хәрби өйрәнүләрне Куйбышев шәһәрендә үтә, аннары Польшада танк гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән соң ял да итеп тормыйча, Нива комбайнына утырып эшли башлый, урак беткәч, МТЗ-80 тракторын иярли. Үз эшен һәрвакыт тел-теш тидермәслек итеп, сыйфатлы башкаруына инаналар җитәкчеләр. “Якты юл” совхозы бөлгенлеккә төшкәч, аны инвестор “Вамин” үз канаты астына алып эшли башлый, яңа техникалар кайта. Шул яңа кайткан К-744 Р2 куәтле тракторны җитәкчеләр кемгә бирергә дип аптырамыйлар – Юрийга тапшыралар. Ул шул тракторда язын, көзен җир эшкәртә, чәчүен дә чәчә. Көзге культуралар өчен җирләрне әзерли. Авылда механизаторлар җитмәгәнлектән, ул Полесье-280 комбайны белән печән чаба, сенаж салуда эшли, көзен кукурузны урып силос салуда хезмәт куя. Быел ул хуҗалыкта 26 ел эшли. Алдагы еллардагы кебек көзге кыр эшләрендә дә сер бирми Юрий. Тикмәгә генә хуҗалыкта үз хезмәтенең чын остасы дип әйтмиләр аның турында. Ул кышын да тик ятмый, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауда катнаша. Аны машина-трактор паркында бик оста көйләүче диләр.
Юрий Коршуновның гаиләсе дә үрнәк, тормыш иптәше Ольга Михайловна белән бер ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Авылда бу эш сөючән гаилә үзләренең 40 сутый бакчасында бәрәңге, төрле яшелчәләр һәм башкасын үстерә. Абзарында өч сыеры, өч танасы һәм ике бозавы бар. Булдыклы гаилә турында авылда бары тик мактау сүзләре генә ишеттем. Юрий белән Ольга авылыбызда күпләргә үрнәк гаилә, җир җимертеп эшлиләр, авыл халкын сокландырып яшиләр. Юрий Борисович авылда гына түгел, районыбызда да данлыклы механизатор булып танылды. 30 август көнне аңа тантаналы шартларда “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде. Моңа өстәп шуны әйтәсе килә, Юрийның хезмәт уңышлары дәвамлы, гаиләсе нык, сәламәт булсын, районыбызны данга күмсен
Дилфас ГАЛИЕВ