Никольский соборында бәйрәмчә гыйбадәт 23:30 сәгатьтә башланды — Олы көн тантанасына багышланган үзенчәлекле гыйбадәт кылынды. Бу мизгелләрдә ут тонык кына яна, соборны шәмнәр җемелдәве генә яктырта. Бу исә Гайсә пәйгамбәрнең күкләргә ашуын көтү атомсферасын тудыра.
Пономарьлар Гайсә уты символы булган фонарьны, шулай ук Мәрьям ана образы, тәре йөрттеләр. Халык агымы храмның — Аллаһының табутына барганда таш символы булган ябык ишекләре янында туктагач, Настоятель Роман атакай беренче тапкыр шатлык сүзләрен: «Христос воскресе!»әйтә, ана барысы да берьюлы җавап бирә.
Гыйбадәт кылу тәмамланганда диндарлар чукындылар, шулай ук артосны — Гайсә сурәте төшерелгән пасха икмәген — изгеләндерделәр.
Собор төрле яшьтәге диндарлар: балалы гаиләләр, яшьләр һәм өлкәннәр белән тулы иде. Күпләре үзләре белән традицион Олы көн күчтәнәчләре - көләчәләр. Буялган-бизәлгән йомыркалар һәм эремчектән әзерләнгән пасха — изгеләндерү өчен алып килгәннәр.
Шәмнәр яктысы, тантаналы җырлар һәм гомуми рух бердәмлеге — болар барысы да соборда үзенә бер төрле бәйрәм атмосферасы тудырды. Шушы мизгелләрне күзәткән балаларны күрү күңелләрне җылытты.