РФ Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты әгъзасы, КПРФның Татарстан Республикасы комитеты беренче секретаре Хафиз Миргалимов “Победа” кинотеатрында минзәләлеләр белән очрашты.
Ул очрашуга килүчеләрне үзенең программасы белән таныштырды. Шулай ук Россия Коммунистлар партиясенең нинди законнар тәкъдим итүе, нәрсәләрдә ил һәм республика җитәкчелеге яклы булып, ә нинди мәсьләләрдә башка фикердә торуы турында әйтте, сорауларга җаваплар бирде.