Минзәләдәге күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәт күрсәтү службаларына 11,2 миллион сум бурычы җыелган. ТКХ хезмәтләре өчен бурычлылар исемлегендә 50 мең сумнан алып 138 мең сумга кадәр бурычлары булган 55 фатир бар.
Идарәче компания соңгы чиккә барып, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар исемлеген матбугатта бастырмакчы.
– ТКХ өчен түләүләрнең вакытында түләнелмәве күп- фатирлы йортларны карап тоту хезмәтләрен үз вакытында һәм тулы кыйммәтле башкарырга комачаулык тудыра, – дип саный Идарәче компания җитәкчелеге. Моннан тыш җыелган средстволарның бер өлеше аварияләрне төзәтүгә, гражданнарның гаризалары буенча кергән эшләрне башкарырга да кирәк бит.
Бурычлар җыелуның сәбәп- ләрен Идарәче компания начальнигы Виталий Цветков болай дип аңлатты:
– Моның сәбәпләре күптөрле. Кайберәүләрнең түбән кереме түләүләрне үз вакытында башкарырга мөмкинлек бирми, авыру, эшсезлек, эшләргә теләмәү кебек сәбәпләрне китерергә мөмкин. Шулай ук бу категориягә ТКХ өчен түләргә теләмәүчеләр дә керә, саллы хезмәт хакы алсалар да, андыйлар ни өчендер счет-фактураны түләргә “оныталар”. Шуңа да гражданнарның социаль статусы гына да түләү-түләмәү факторын билгели алмый, чөнки азкеремлеләргә түләнелгән сумманың бер өлеше субсидия аша кире кайтарыла бит.
Ничек кенә булмасын, күпфатирлы йортта яшәүчеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен айныкын-айга түләп барырга тиешләр. Әмма ТКХ хезмәтләре өчен үз бурычларын үтәмәүче һәм эшләре суд карамагына тапшырыласы бурычлылар исемлегенә шактый фамилияләр кертелгән. Торак- коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмаларны борчыганы шул:
ТКХ өчен 5әр ел буена түләмичә йөрүче, араларында бурычлары 50 мең сумнан, хәтта 100 мең сумнан артып киткәннәре дә бар. Бурычларның күп җыелуы күпкатлы йортта гомуми милекне тотуга зур йогынты ясавын истән чыгармаска кирәк. Шундый бурычың була торып, ТКХ хезмәте күрсәтүләрен таләп итеп буламы. Бурычлылар бер яктан моның өчен ТКХ хезмәте күрсәтүче оешмаларга да, башкарылган һәм башкарыласы капремонт өчен дә рәхмәтле булырга тиеш. Чөнки алар яшәгән йортларда теге яки бу ремонт эшләре башкарыла, яисә алга таба планлаштырылган. Әйтик, бурычлылар исемлегендә Изыскательләр урамындагы 3/11 нче йорттан бер фатир бар, аның 60 мең сумга якын, шул ук урамның 1/12 нче йортындагы бер фатирның 55 мең сум бурычы җыелган. Әлеге йортларда 2014 елда капремонт үткәрелгән. Изыскательләр урамындагы 1/8 нче йортны алыйк. Мондагы ике фатир буенча гаҗәеп бурыч җыелган: берсе буенча 85 мең сум, икенчесенеке – 54 мең сум. Узган ел бу йорттагы подъездларда тәрәзәләр алыштырылган. 2/11А йорты буенча да подъездларга керү ишекләре җылытылган. Бу йортта 84 мең сумнан артык бурычы җыелган фатир хуҗасы яши. Изыскательләр урамындагы 3/3 нче йорттан бер фатир хуҗасының бурычы 65 мең сум, икенчесенең 60 мең сумнан артык. Ә Пионерская урамындагы 37 нче йорттан берәүнең ТКХ буенча бурычы 138 мең сумнан артып киткән.
– Бурычлары булганнар белән көрәштә түбәндәге ысуллар кулланыла, – диде Виталий Цветков:
– Бурыч 3 айлыктан артып киткәндә торак-коммуналь хезмәт күрсәтүче оешма бурычлы фатир хуҗасына язмача рәвештә кисәтү (уведомление) җибәрә. Шушы язуны җибәргән көннән башлап 30 көн эчендә бурыч капланмый икән, хезмәт күрсәтү өлешчә яки тулысынча туктатылырга мөмкин. Шушыннан соң да бурычларын каплау турында уйламаучыларга суд аша түләтү мәсьәләсе килеп баса. Суд тиешле карар чыгарганнан соң эш суд приставлары кулына күчә, җитди чаралар кулланыла: бурычлы кешенең мөлкәтенә, банктагы счетына арест салына, чит илгә чыгу тыела, бурычы хезмәт хакыннан, пенсиясеннән тотып калына.
акцент
РФ Торак кодексының 154 нче маддәсе нигезендә, күпкатлы йортта гомуми милекне тоту, агымдагы һәм капиталь ремонт өчен түләүләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең бер өлеше булып тора. Торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен счет-фактурадагы иң мөһим графа – капремонт өчен түләүләр. Гомуми мәйданның 1 квадрат метры өчен ул аена 5 сум күләмендә билгеләнгән.
сан
2014 елда 9 күпкатлы йортта 19,6 млн сумлык капремонт үткәрелде, быел капремонт программасына 6 йорт кертелде: Изыскательләр урамы, 1/20, 1/4, Тукай урамы, 55, 57, Хуҗәмәт авылында Мирная урамы, 1, Юртау бистәсендә Солнечная урамы, 6. Әлеге йортларны капремонтлауга 21, 7 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Узган ел бурычлылардан 307 мең сум түләттерү турында 13 гариза суд карамагына тапшырылган, нәтиҗәдә шуларның 30 проценты каплатылган. Шушы араларда 235 мең сум бурычны түләттерү буенча 6 эшне судка тапшыру буенча әзерлек эшләре алып барыла.
Флүрә МУСИНА