ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Минзәлә районына эшлекле визит барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков шәһәрдә гимназия һәм Наратлы Кичү авылында күпфункцияле иҗтимагый үзәк ачу тантанасында булды.

30 август көнне башкалада авыл җирлекләре башлыкларына “Шевроле Нива” автомобильләре тапшырылды. 

1 сентябрь көнне  шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров, “Эльдорадо” электроника кибетләр челтәре директоры Язкәр Биҗанов, район мәдәният бүлеге начальнигы Данир Фәхретдинов, ата-аналар яхшы итеп капиталь төзекләндерелгән шәһәребезнең гимназиясендә булдылар һәм Белем бәйрәмендә катнаштылар.   Алар балаларны һәм укытучыларны Белем бәйрәме белән тәбрикләделәр, уңышлар теләделәр. Әлеге бинаны ремонтлаучы ”Квадрат” төзүчеләре, мәктәп коллективы көчен кызганмаганнар. Бу республика Президенты программасы буенча яхшы итеп ремонтланды. 

1 сентябрьгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә барлыгы 11100 гектарда көзге культуралар чәчелгән, бу планлаштырылганның 55 проценты дигән сүз. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 20,3 центнер күләмендә азык берәмлеге тупланган, 11000 тонна салам хәзерләнгән. Август аенда 61,8 мм. яңгыр яуды. 

28
август, 2015 ел
җомга

Хөрмәтле райондашлар, Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз. 

Инженер Илгиз Бикмухаметов уракта да алдынгылыкны бирми. “Органик Групп-Чулман” идарәче компаниянең Тәкермән хуҗалыгы комбайнчысы инженер Илгиз Рим улы үзенең быел 10 нчы урагын үткәрә. 

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Марат Гафаров Минзәлә районында эшлекле визит белән булды.

Һәрвакыттагыча, нефтьчеләр авыл хуҗалыгына быел да саллы ярдәм күрсәтәчәкләр. 

Республика президенты программасы буенча тагын бер объектта – Изыскательләр урамындагы, 3/15Б адресы буенча балалар бакчасы өчен элеккеге гимназия бинасына капиталь ремонт ясалды. Ул 140 урынга исәпләнгән. 

Әлеге студиягә йөрүче егетләр үз чыгышлары белән район күләмендә узган төрле концертларда тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгерделәр инде. Күптән түгел, әлеге студия биючеләре районнан тыш чарада – Россиянең иң яхшы бию студияләренең берсе “Grand Glide”оештырган “Майский жук” фестивалендә чыгыш ясадылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International