Кыр эшләре көндәлеге - 1 сентябрьгә

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

1 сентябрьгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә барлыгы 11100 гектарда көзге культуралар чәчелгән, бу планлаштырылганның 55 проценты дигән сүз. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 20,3 центнер күләмендә азык берәмлеге тупланган, 11000 тонна салам хәзерләнгән. Август аенда 61,8 мм. яңгыр яуды. Яңгырлар яву сәбәпле урып-җыю эшләре тукталып торды, бүгенге көнгә 41 мең гектардан артык мәйданда башкарылды, бу-барлык планда каралган мәйданның 81 проценты дигән сүз. Һәр гектардан алынган уңыш 21,5 центнер тәшкил итә, барлыгы 88300 тонна ашлык суктырып алынды. Игеннәре җыеп алынган басуларда туфрак эшкәртү дәвам итә, бу эш 20 мең гектарда башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International