Яңа уку елын-яңартылган гимназиядә Белем бәйрәме

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

1 сентябрь көнне  шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров, “Эльдорадо” электроника кибетләр челтәре директоры Язкәр Биҗанов, район мәдәният бүлеге начальнигы Данир Фәхретдинов, ата-аналар яхшы итеп капиталь төзекләндерелгән шәһәребезнең гимназиясендә булдылар һәм Белем бәйрәмендә катнаштылар.   Алар балаларны һәм укытучыларны Белем бәйрәме белән тәбрикләделәр, уңышлар теләделәр. Әлеге бинаны ремонтлаучы ”Квадрат” төзүчеләре, мәктәп коллективы көчен кызганмаганнар. Бу республика Президенты программасы буенча яхшы итеп ремонтланды. 

Белем көнен гиназия директоры Ринат Ибраһимов ачып җибәрде.

-Кадерле балалар! Мөхтәрәм мөгаллимнәр һәм ата-аналар! Сезне 1 сентябрь-Белем көне белән ихлас котлыйм. Менә бездә тагы яңа уку елы башлана. Бу балалар һәм мөгаллимнәр өчен бәйрәм көне генә түгел,-әһәмиятле һәм җаваплы эшнең чираттагысы, ә гимназия укучылары өчен-белем эстәүнең һәм алдагы тормыш юлына атлауның, булачак һөнәрләргә ия булуның киеренке чагы. Безнең гимназия белем бирү буенча шәһәребезнең беренче мәктәбеннән калышып икенче урында бара.28 август көнне биредә Премьер-министр Илдар Халиковның ачылу тантанасында катнашып гимназияне охшатып китүен, үзләре укыган гимназиядән күченгәндә, ремонт вакытында шушы коллективта эшләүче укытучыларга бик авырга туры килүен билгеләп үтте. Бу уку елы күтәренке  күңел, яңа казанышларга омтылышлар һәм бөтен башлангычларда иҗадилыклар һәм уңышлар телим. Ул Булат Сәрваровка спортта уңышларга ирешкән казанышлары өчен спорт мастерлыгына кандидат таныклыгы тапшырды. Килгән кунаклар үз чыгышларында балаларны һәм укытучыларны Белем бәйрәме белән тәбрикләп яңа уку елында яхшы итеп укырга,   укытучыларга түземле булырга кирәклеген азсызыклап үттеләр.  Язкәр Биҗанов гимназиягә 25 мең сумлык сертификат, Данир әфәнде зур глобус бүләк итте. Аннары “Уен” ансамбле җитәкчесе Роза БиктаҺирова балаларның “Вехри танца” фестивалендә  катнашып беренче мәртәбә гран прига лаек булуларын, алар  белән Кырымга барып “Алтын мәйдан” һәм “Этно” фестивальдә катнашып 2 урын алып Кубок белән бүләкләнүләрен әйтеп узды, 19 балага район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наил Габдуллинның Мактау кәгазьләрен тапшырды.

Чыннан да гимназия бик матур килеп чыккан. Бинаны бизәгәндә төзүчеләр заманча материальлар кулланган. Күңел җылысын салып эшләгәннәре күренеп тора.. Бүлмәләр дә ялт итеп тора, җиһазлар да заманча зәвыклы.  

Безнең белешмә:узган ел бу гимназиядә барлыгы 195 бала белем алган, быел әлеге гимназиядә 224 бала укый, шуларның 20 се беренче сыйныфка керде. Биредә быел 12 сыйныф бар, балаларны 23 укытучы укыта  һәм 12 техник персональ хезмәт күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International