Лаеклы алмашчылар булып үссеннәр

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

Минзәлә районына эшлекле визит барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков шәһәрдә гимназия һәм Наратлы Кичү авылында күпфункцияле иҗтимагый үзәк ачу тантанасында булды.

ТР Министрлар Кабинеты Премьер-министрын муници­паль район башлыгы Айдар Салахов озатып йөрде. Гим­назия укучылары дәртле та­тар биюләре белән бирегә килүчеләрнең күңелләрен күтәрде. Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Сала­хов президент программала­ры буенча районда ачылган мөһим объектлар өчен респуб-лика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде:

– Бүген минзәләлеләр өчен тантаналы көн, без соңгы 20 ел эчендә Минзәлә тарихында бе­ренче тапкыр чын мәгънәсендә яңа мәктәп – гимназия ача­быз. Аны төзүдә бар халык катнашты, – диде ул, – беркем дә читтә калмады. Без исә районыбыздагы бу объектлар минзәләлеләргә хезмәт итсен өчен бар көчебезне куячакбыз.

Минзәлә халкын гимназия ачылу тантанасы белән кот­лап, Илдар Халиков балалар республикабызның лаеклы ал­машчылары булып үссеннәр дип теләде:

– Мәктәп, балалар бакчасы яисә башка объектлар булсын­мы – барысы да республика, пре­зидент программалары буенча төзелә, ремонтлана. Соңгы биш ел эчендә генә дә республика­да 632 мәктәп ремонтланды. Бу очраклы хәл түгел, чөнки ул чакта ук Рөстәм Миңнеханов нәкъ менә район үзәкләрендә шәһәрләрдәге кебек шартлар тудыру бурычын куйган иде. Төзүчеләргә сыйфатлы эш өчен (гимназияне “Сфера-Строй” төзелеш фирмасы – җитәкчес

 – Фаил Сабиров ремонтлады) рәхмәт белдерәм. Тормышыгыз­да мондый мөһим вакыйгаларның күп булуын телим.

Премьер-министр узган ел ка­питаль ремонтланган Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында булды, ветеринария бүлеге сту­денты Альбина Шәмсетдиновага билбау көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат таныклыгы тапшырды. Мәртәбәле кунак шу­лай ук узган ел милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге ачылган Муса Җәлил исемендәге педагогия көллиятендә дә булды.

Шәһәрдә 140 урынга исәпләнгән заманча балалар бакча­сын балаларга “Лига” оешмасы (җитәкчесе – Николай Степанов) бүләк итте. 100 мең сумлык сер­тификат “Нефтьче” балалар бак­часы мөдире Ирина Спиридоно­вага тапшырылды.

Бакча бинасы искиткеч матур – музыка һәм физкультура зал­лары, методик, медицина һәм процедура кабинетлары, азык-төлек, кер юу блоклары бар. Территориядә спорт уеннары өчен өр-яңа технологияләр буен­ча җиһазланган мәйданчык бал­кып утыра.

– Әлбәттә, мондый шәп бак­ча төзелүгә иң беренче чират­та ата-аналар, әби-бабайлар сөенә. Республикабызда мондый затлы бакчалар саны елдан-ел арта. Бакчалар гына түгел, авыл клублары, фельдшер-акушер­лык пунктлары, ветеринария үзәкләре һәм башка мөһим со­циаль объектлар сафка баса. Бу Рөстәм Миңнехановның акыл­лы сәясәте, авылны яратуы, аңа җылы мөнәсәбәте. Чөнки нәкъ менә авылларда төрле милләт вәкилләренең уни­каль мәдәнияте, телләре, рухи кыйммәтләребез сакланып кал­ган, – диде Илдар Халиков.

Наратлы Кичү авылында күпфункцияле үзәк ачканда (бу объектны да “Лига” компания-се төзеде) музыкаль инстру­ментлар сатып алуга 100 мең сумлык сертификат тапшы­рылды. Бер түбә астында клуб, китапханә һәм фельдшер-аку­шерлык пункты урын алган. Тантанага күрше авыллардан да халык күп җыелды, чөнки һәрбер социаль объект ачылу – минзәләлеләр өчен зур бәйрәм ул. Өстәвенә, ТРның атказанган артисткасы Резеда Шәрәфиева да авылдашларының шатлы­гын уртаклашты – коллективы белән концерт куйды.

 

 безнең өстәмә

Өч объектның бәясе – 100 млн сумнан артык. Территорияләрне төзекләндерү һәм коммуникацияләр то­таштыру район бюджеты хи­сабына башкарылды.

Әлфинә ВОРОБЬЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International