Республика президенты программасы буенча тагын бер объектта – Изыскательләр урамындагы, 3/15Б адресы буенча балалар бакчасы өчен элеккеге гимназия бинасына капиталь ремонт ясалды. Ул 140 урынга исәпләнгән.
18 августта Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игроь Шувалов Татарстанның Лаеш районында – Сокура, Олы Кабан авылларында һәм Лаеш шәһәрендә өч яңа балалар бакчасының эшләп китүенә старт бирделәр.
Нәниләрне, аларның әти-әниләрен сөендереп, шушы көннәрдә Минзәләдә “Нефтьче” балалар бакчасы ишекләрен ача.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрен модернизацияләү программасы буенча әлеге бинаны капремонтлауга 56 млн сумга якын акча бүлеп бирелде, шуның 15 млн сумы мебель өчен, калганы – төзелеш эшләренә.
Николай Степанов, “Лига” төзелеш оешмасы директоры:
–Биредә төзелеш эшләре май аенда башланып, дүрт ай буена дәвам итте, һәркөнне әлеге объектта 65-70 кеше эшләде. Төп эшләрне безнең предприятие башкарды, объекттагы капремонтны үз вакытында башкарып чыгу өчен шулай ук “Электроком”, СМУ-УКС, “СпецПромАгрегат-вент” кебек махсуслашкан субподрядчы оешмалары зур көч куйды. Эшләр тиешле дәрәҗәдә, сыйфатлы башкарылды. Биредә капремонт эшләре республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага башкарылса, моннан тыш район бюджеты средствосына территория төзекләндерелде. Минзәләлеләр исеменнән шәһәребездә шушындый балалар бакчасы пәйда булуына республика лидеры Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Айдар Салаховка зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Төзелеш барышында үз-үзләрен аямыйча зур хезмәт куйган штукатур-маляр Валентина Мальцевага, өлкән прораб Виктор Карасевка, эретеп ябыштыручылар Андрей Нуриев, Азат Сәйфетдинов, ташчылар Георгий Малышев, Илдус Хаматов, балта осталары Александр Киселевка, Дмитрий Соловьевка киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булуын телим.
Ирина Спиридонова, 1 нче санлы “Нефтьче” балалар бакчасы мөдире:
– Мәктәпкәчә белем бирүне үстерү – өстенлекле дәүләт сәясәтенең берсе. Без моны аңлыйбыз һәм тоябыз. Республика президенты программасы бәрабәренә шәһәребездә балалар бакчасы өчен элеккеге гимназия бинасы үзгәртеп корылды. 140 урынга исәпләнгән “Нефтьче” балалар бакчасына 6 группага ике яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар йөриячәк. Әлеге объектның ачылуы районда балалар бакчасына булган чиратны киметсә, минзәләлеләргә өстәмә эш урыннары була дигән сүз.
Нәниләр өчен бөтен шартлар да тудырылган: группаларда якты, иркен, музыка залында күптөрле инструментлар, заманча җиһазлар урнаштырылган спорт залы, балалар мәйданчыклары, андагы җайланмалар үзләренә җәлеп итеп, ымсындырып тора. Бинаның эчке ягында бизәү эшләре башкару өчен Чаллыдан дизайнер чакырттык. Гомумән, биредә интеллектуаль шәхес тәрбияләү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.
Педагогик коллективка килгәндә, штат тулы, педагог- психолог, татар теле тәрбиячесе, музыка җитәкчесеннән тыш 11 тәрбияче, барысы 35 хезмәткәр балалар белән эшләячәк.
Юлия Макарова, кече тәрбияче:
–Улым Матвейга 2 яшь 9 ай, ул моңа кадәр узган ел ачылган “Шатлык” балалар бакчасына йөри иде. Йор тыбыз бакчадан ерак түгел, шуңа күрә “Нефтьче”гә йөри башлыйбыз, үзем дә бирегә эшкә урнаштым.
Екатерина Фролова, социаль яклау бүлегендә бухгалтер:
–3 яшьлек улыбыз Ростиславны шушы балалар бакчасына күчерергә булдык, чөнки бакчага янәшә генә торабыз. Белүемчә, биредә яхшы тәрбиячеләр коллективы тупланган. Моннан тыш бакча бинасына искитмәле капремонт ясалды, территориясе дә әллә каян үзенә тартып тора, бу безгә бик тә кулай. МИНЗӘЛӘДӘ БЫЕЛ РЕСПУБЛИКА ПРЕЗИДЕНТЫ ПРОГРАММАСЫ БУЕНЧА 250 УКУЧЫ БЕЛЕМ АЛАЧАК ГИМНАЗИЯ БИНАСЫ РЕМОНТЛАНДЫ
Мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча республика президенты программасы бишенче елын эшли. Еллык финанслау күләме 2,5 млрд сум тәшкил итә. Быел бу средстволарга урта уку йортларын гына түгел (119 муниципаль һәм 7 коррекцион уку йорты), мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен дә (10 балалар бакчасы) ремонтлыйлар. Бүген мәктәпләр ремонтлау буенча 2015 елгы план нигездә үтәлде дияргә була.
Татарстанда яңа мәктәпләр төзелеше дә республика президенты программасы буенча тормышка ашырыла. Республикабызда агымдагы елда барысы 13 яңа мәктәп төзеләчәк.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждение- ләренә чиратларны бетерү максатында Минзәлә районында соңгы 5 елда гына да реконструкциядән соң 60 урынга “Алтынчәч”, 40 урынга “Чебурашка” балалар бакчасы филиалы ачылды, 260 урынлы яңа “Шатлык” балалар бакчасы төзелде.
Татарстанның барлык территориясе буенча балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка социаль объектлар республика президенты программалары бәрабәренә актив рәвештә төзеләләр һәм модернизацияләнәләр. Татарстанда алар 30, барысы да территорияләрнең социаль үсешенә юнәлдерелгән. Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, аларның барысы да эшләвен дәвам итә. Икътисадый яктан гади булмаган ситуация кичерүче илебез өчен бу уникаль күренеш.
– Быел без рекордлы күләмдә – барлыгы 75 балалар бакчасы ачабыз. Шул рәвешле 10 000 урын булдыру күздә тотыла. Республиканың бөтен тарихында безнең бу кадәре төзегән булмады. Хәзер шунысы мөһим – әлеге объектлар буш тормасын, Сокура авылында балалар бакчасы ачылу тантанасында Рөстәм Миңнеханов шулай диде.
Флүрә МУСИНА