Хөрмәтле райондашлар, Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз.
Республика көне – күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме ул. Без төбәгебезнең байлыгы, аның бай тарихы белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм шушы уңышларга ирешергә мөмкинлек биргән өлкән буын, аларның хезмәте, батырлыгы алдында баш иябез.
Район, Татарстан халкы белән беррәттән социаль- икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Йортлар төзелә, юллар салына, социаль инфраструктура үсеш ала. Республикабызның үсеше һәм чәчәк атуы өчен ирешелгәннәрне саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән зур эштә минзәләлеләрнең лаеклы өлеше бар. Безнең районда күп кенә республика һәм муниципаль программалар һәм проектлар тормышка ашырыла. Алар бер-берсен тулыландырып, халыкның мул тормышын тәэмин итүгә хезмәт итә. Авылларда клуб- лар, сәламәтлек саклау учреждениеләре төзелә, балалар бакчалары, мәктәпләр ремонтлана, юллар, тротуарлар салына. Урып-җыю эшләре төгәлләнүгә бара. Район игенчеләре һава шартларының уңайсыз килүенә карамастан, яхшы уңыш үстерделәр. Аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт.
Әлеге бәйрәм көнендә сезнең һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, имин тормыш телибез.
Район җитәкчелеге.