1937 елда Венгриядән чыккан Америка биохимигы Альберт Сент-Дьердьи яңа «тормыш маддәсе» - С витаминын ачкан өчен Нобель премиясенә лаек була.
С витамины (аскорбин кислотасы) – кеше организмында бик күп биохимик реакцияләр һәм саклану механизмнарын җайга салучы. Менә ни өчен кирәк ул:
Окисьлашу- торгызу процессларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле мөһим антиоксидант.
Тормыш эшчәнлеге процессында күзәнәкләрдә барлыкка килгән ирекле радикалларның зыян салу тәэсиреннән ДНК һәм РНК молекулаларын, липидларны, аксымнарны саклый.
Күзәнәкләргә һәм органнарга кислород китерергә ярдәм итә, шул рәвешле тимернең үзләштерелүенә һәм аның гемоглобин белән кушылуына китерә.
Тән тиресенең сәламәт торышын саклау өчен кирәкле коллаген синтезында катнаша.
Калкансыман биз гормоннары (Т3, Т4) һәм бөер өсте тышчасы (кортикостероидлар) синтезы, холестеринны үт суы кислотасына әйләндерү, триптофаннан «бәхет гормоны» серотонин синтезы өчен мөһим.
Капиллярларның үтеп керүчәнлеген нормальләштерә һәм тамырларның стенкаларын ныгыта.
Салкын тиюдән саклыймы?
С витаминының иммунитетка ярдәм итүе һәм инфекцияле авырулар профилактикасы өчен роле нык арттырып бирелгән.
1971 елда ук химия буенча ике тапкыр Нобель лауреаты Лайнус Поллинг «С витамины һәм салкын тидерү» могографиясен чыгара. Анда ул С витаминының дәвалау үзлекләрен яклауга гамәли һәм теоретик дәлилләр китерә.
Поллинг раславынча, аскорбин кислотасын көн саен зур дозаларда кабул итү (тәүлеккә 3 г!) иммунитетны ныгыта һәм салкын тиюдән саклый, һәм С витамины яман шешне дәвалауга китерә дип инандыра.
Ул елларда Поллинның дәлилләрен миллионлаган фикердәшләре хуплый. Әмма алга таба йөз меңләгән кеше катнашында уздырылган күпсанлы тикшеренүләр С витаминын кабул итүнең ( нинди дозада булуына карамастан) берничек тә салкын тиюгә, иммунитетка, яман шеш авыруларыннан үлүгә, йөрәк-кан тамырлары һәм башка авыруларга берничек тә тәэсир итмәвен ачыклый.
Болардан тыш, шундый күп дозада С витаминын кабул итү бөерләрдә таш барлыкка килүгә, гастритка, ашказанының уникеилле эчәге ялкынсынуга һәм хәтта бөер авыруларына китерергә мөмкин.
Кайдан эзләргә?
С витамины организмда синтезлашмый, бары тик азык белән генә керә. Үсемлекләрдән алынган продуктлар — җиләк-җимеш һәм яшелчәләр — С витаминының төп чыганаклары.
С витамины буенча лидерлар:
гөлҗимеш,
сырганак,
кара карлыган,
кызыл борыч,
киви,
петрушка,
брюссель кәбестәсе,
лимон,
әфлисун.
С витамины — суда эрүчән, организмда ул сакланмый, артыгы сидек белән чыга. Димәк, аны организмда туплап булмый. С витаминының физиологик дәрәҗәсен көн саен бу витамин булган продуктларны даими кабул итеп кенә саклап була. С витаминының тәүлеклек нормасы — 90 мг, һәм кешенең гадәти рационында үсемлек продуктларында булган С витаминын кирәкле күләмдә кабул итүне тәэмин итә.
Шунысын да тану кирәк, туклануның гадәти шартларында гиповитаминоз, өстәвенә авитаминоз, хәтта рацион бик нык чикләнгән булса да, килеп чыгуы мөмкин түгел,.
Шуны истә тотарга кирәк, күп кенә туклану продуктларында аскорбин кислотасы ачылыкны җайга салучы сыйфатында була.
Бу мөһим! Җиләк-җимеш. Яшелчәне термик эшкәрткәндә (пешергәндә. Кайнатканда) С витамины 2-3 минутта тулысынча таркала. Ул шулай ук продуктлар озак сакланганда, металл савыт-саба белән контактта булганда да таркала. Шуның өчен дә үсемлек продуктларының яңа өзелгән, свежий булуы мөһим.
С витаминын азыкка өстәмә рәвешендә кабул итү лаборатор тикшеренүләр ярдәмендә организмда аның дәрәҗәсен билгеләгәннән соң табиб кушуы буенча гына мөмкин.
Санитар иминлек һәм куркыныч авыруларны профилактикалау буенча тагын да күбрәк файдалы мәгълүмат санщит.рус сайтында.