ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Марат Гафаров Минзәлә районында эшлекле визит белән булды.
Учреждениеләр белән танышу барышында Марат Гафаров белгечләрнең кабинетларын, клиентларга хезмәт күрсәтелү шартларын карады, хезмәт коллективлары белән очрашты. Очрашуда төрле мәсьәләләр күтәрелде, әйтик, “Матди ярдәм (компенсация түләүләре) күрсәтү республика үзәге”нең 29 нчы филиалына ремонт ясау, “Умырзая” тернәкләндерү үзәге түбәсен ремонтлау, психологларның, юристларның, пешекчеләр-нең һәм учреждениеләрнең башка ярдәмче персонал-ларының хезмәт хакын күтәрү.