Әлеге студиягә йөрүче егетләр үз чыгышлары белән район күләмендә узган төрле концертларда тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгерделәр инде. Күптән түгел, әлеге студия биючеләре районнан тыш чарада – Россиянең иң яхшы бию студияләренең берсе “Grand Glide”оештырган “Майский жук” фестивалендә чыгыш ясадылар.
“Prodvizhenie” бию студиясе 2014 елның ноябрендә старт ала. Аның җитәкчесе, көч-куәте ташып торган егет – Роман Исмәгыйлов. Ул 13 яшеннән үк бию белән кызыксына башлый һәм бүгенге көндә әлеге мавыгуы аның тормыш рәвеше булып тора.
Роман Исмәгыйлов:
– Башта мин өйдә үзлегемнән генә шөгыльләндем. Соңыннан дусларым белән берләшеп бию группасы булдырдык. Группабызга күптөрле исемнәр уйладык, шулай да “Энерджи Юнит Крю» исеменә тукталырга булдык. Башта оешкан бу команда белән без шәһәр күләмендә узган чараларда катнаштык, соңрак исә группабыз таркалды. Минзәләдә хип-хоп, брейк-данс кебек биюләргә өйрәнер җир булмау сәбәпле, әти- әниләрем мине кич белән Чаллыга йөрттеләр. Шул рәвешле мин әлеге бию төрләренә өйрәндем дә инде. Соңрак шул ук Чаллы шәһәрендә “Todes” бию студиясенең бию курсын тәмамладым.
Роман Минзәлә педагогия көллиятенең техник- программистлар әзерләү бүлеген тәмамлаган, бүген исә ул шул юнәлештә югары уку йортында белем ала. Техник-программист белән иҗат кешесе бер- берсеннән шактый ерак тора бит дигән соравыма Роман, килешмичә:
– Бию дөньясында да компьютер программаларын белү зыян итми. Бүгенге көндә мине тавыш, музыка белән эшләү программалары кызыксындыра. Моннан тыш, заманга яраклашып ясалган компьютерлар заманында мондый төр электрон техника белән “син” дип сөйләшергә кирәк.
“Майский жук” фестивале безнең өчен беренче зур фестиваль булды. Анда мин яхшылар рәтендә булган – Алексей Санников, Максим Чухлонцев, Булат Минһаҗев һәм Александр Янов белән бардым. Катнашучылар бик күп иде, ә тамашачылар тагын да күбрәк – якынча 3 мең кеше. Барлык биючеләрем дә полуфиналга чыкты. Ләкин иң яхшылар рәтенә бары тик бер генә биюче – Максим Чухлонцев кына керә алды. Бар уңышларым өчен мин әти-әниемә рәхмәтле. Бернигә дә карамастан алар биергә өйрәнсен дип, мине чит шәһәргә йөрттеләр һәм хәзер дә һәр яктан да ярдәм итеп кенә торалар. Алар аркасында мин яраткан эшем белән шөгыльләнәм.
безнең белешмә
Бию студиясенә килгәндә, Роман белән бию серләренә төшенергә теләүчеләр бик күп. Бүгенге көндә студиягә 5-18 яшьлек 75 бала йөри. Алар өч яшь группасында шөгыльләнәләр. Ярты ел шөгыльләнү дәвамында дүрт бию куйганнар, шуларның өчесе төрле яшь группасында һәм берсе – гомуми бию. Бию күнекмәләрен алар хип- хоп, брейк-данс, локинг, поппинг юнәлешендә өйрәнәләр.
Алисә ШАХАБУТДИНОВА