Тылсым иясе

2015 елның 28 августы, җомга

Инженер Илгиз Бикмухаметов уракта да алдынгылыкны бирми. “Органик Групп-Чулман” идарәче компаниянең Тәкермән хуҗалыгы комбайнчысы инженер Илгиз Рим улы үзенең быел 10 нчы урагын үткәрә.

Ул инде ел саен хуҗалыкның урак чемпионы булып таныла, аның турында язмалар, фоторәсеме район газетасы битләреннән төшми.

Илгиз 1973 елда Түбән Кама шәһәрендә туып үсә. Әтисе Рим – Түбән Камада заводта, әнисе – Тәскирә гомере буе химкомбинат­та хезмәт куялар. Илгиз унынчы сыйныфны тәмамлагач, нефте­химия көллиятендә белем ала, техник-технолог белгечлеге алып чыга. Армия сафларында Казан шәһәрендә авиация полкында ел ярым хезмәт итеп кайтканнан соң, химия комбинатында тех­ник-технолог булып өч ел эшли. Районыбызның Түбән Тәкермән авылындагы әтисенең әнисен, ягъни Фәүзия әбисен карарга дип, Илгиз авылга кайтырга карар кыла. Авылга кайткач, Муса Җәлил исемендәге колхозга электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы булып эшкә урнаша. Җәйге чорда комбайнга утырып эшли, елның-елында югары күрсәткечләргә ирешә. Хуҗалык җитәкчесе Илфак Мәүҗиев аны бик тиз күреп ала һәм хуҗалыкта инженер вазыйфа­сын башкарырга да күндерә. Булдыклы Илгизгә таралып беткән, металлоломда яткан “УАЗ” машинасын бирәләр, машинаны җыеп чыга, шул машина белән басуда ватылган комбайннарны ремонт­лап йөри, техник хезмәт күрсәтә.

Илгиз эшләгән эшләрен ярты юлда калдыра торган­нардан түгел, булсын дип эшли. Әле быелгы уракта да аңа икенче хуҗалыкта ташландык хәлдә булган ике “Дон-1500” комбайнын бирәләр. Илгиз команда туплап шул ике комбайнны кирәкле запас частьлар табып, яңартып җыеп чыга. Ике атна дигәндә ташлан­дык хәлдә булган ике комбайнга “җан керә”.

Авыл хуҗалыгы техникасын биш бармагы кебек белүче Илгизгә иске комбайннарны һәм башка тех­никаны төзәтү берни тормый, кирәк икән, рестав­рация ясый, булмаган запас частьларын юнәтә, үстерелгән уңышның югалтуларсыз җыелып алачагы­на шикләнмибез.

Бу бүлекчәдә бөртекле культуралар 1989 гектар мәйданны били. Арыш, арпа, солы, суктырып алын­ган, хәзер 400 гектарга якын сабан бодаен гына сук­тырып аласы калган. Уртача уңыш 22 центнер тәшкил итә.

Булдыклы инженер һәм комбайнчы Илгиз Рим улы, бик тыныч холыклы, һәр сүзен уйлап сөйли, Ан­дрей Гроховны ярдәмче итеп үзенә алган, эш барсын өчен урак чорында (Андрей салгаларга ярата) ул аны үз өенә алып кайтып та кундыра. Илгизнең бит әле үз комбайнын гына түгел, башка комбайннарны да, ватыла-нитә калса ремонтлыйсы, техник хезмәт күрсәтәсе бар. Илгиз бүгенге көндә ярдәмчесе белән бергә 9 мең центнерга якын ашлык суктырдылар.

Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International