Мәктәпләрдә һәм уку йортларында зарыгып көткән яңа уку елы башланды.

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

Районыбыздагы мәктәпләр 2643 укучыны сыендырды быел (моңа кадетлар һәм коррекция интернат-мәктәпләре керми). Шу­нысы куандыра, беренче сыйныфка баручы балалар саны узган елгыдан күбрәк. Тантаналы линейкадан соң традиция буенча уку елы Белем дәресләре белән башланып китте. Районда барлыгы 8 урта, 7 төп белем бирү мәктәбе, бер гимназия һәм кадет-интернат мәктәбе, урта һәм төп белем бирү мәктәпләренең 14 филиалы, Балалар иҗат йорты бар. 581 педагог белем бирә, шуларның 441е – югары, калганнары урта махсус белемле. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International