“Олимп”ның тагын бер уңышы

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

2004-2005 елларда туган футболчылар арасындагы республика чемпионатының бер этабы Минзәләдә үтүе хакында язган идек.

Рөстәм Саранов тәрбияләгән яшь футболчылар “А” төркемендә икенче урынны яуладылар. Кечкенә шәһәрләр һәм район­нар арасында үткән турнирда 19 команда катнашты. Безнең төркемнең җиңүчесе Әгерҗенең “Спутник” командасы Казандагы финал уеннарында катнашу хоку­кын яулады. Әмма – бәхетле очрак – башка төркемдә җиңүче команда финал уеннарында катнашудан баш тарткач, безнең “Олимп”та финал уеннарында катнашып, республикада икенче урынны алып кайтты. Республика күләмендә призлы урыннар алу Минзәлә та­рихында икенче очрак. Республи­ка күләмендәге уңышка моңарчы 1998-1999 еларда туган футбол­чылар (мини футбол) ирешкән иде.

Район хакимияте тарафыннан бу команданы зурлау җаен табарга иде.

Спорт мәктәбе җитәкчесе волей­бол буенча тренер булса да, республика чемпионатыннан приз һәм кубок белән кайткан команданы зурлый белергә кирәклеген оныт­мас дип уйлыйк.

Команданың оешуында, дисциплиналы уйнавында тренер Рөстәм Сарановның роленнән тыш, әти- әниләрнең ярдәме хакында да әйтү кирәк.

Команда Минзәләдән турнирда катнашып, тәҗрибә туплау өчен генә юлга чыкса, үз төркемендә җиңгәч, Казанда яшәүнең фи­нанс проблемаларын чишәргә балаларның әти-әниләре ярдәм иткән.

Сүз уңаенда әйтеп үтик. Бу тур­нирда 9 кешелек командалар уй­ный. Тайм вакыты да 25 минут кына.

Менә алар, район данын югары күтәрүче футболчылар:

Капкачы - Максим Ефремов (1 нче мәктәп)

Сакчылар – Никита Иманов, Рөстәм Әхмәдиев, Вадим Кульков, Никита Щенников (2 нче мәктәп), Даниил Курчаев (3 нче мәктәп)

Ярымсакчылар – Владислав Ку­каркин, Әмир Шәйхетдинов, Айгиз Хөрмәтуллин, Никита Попов (2 нче мәктәп), Кирилл Курчаев, Тимур Вәлиәхметов, Алан Борһанов (3 нче мәктәп)

Һөҗүмче Данила Бабин (3 нче мәктәп).

Искәрмә: Команда составында ДЮСШ “Олимп” тренеры Алек­сандр Шунькин тәрбияләгән футболчылар да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International