Иң кыска юл – электрон аралашу

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

“Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне тәкъдим итү турында”гы Федераль закон нигезендә дәүләт власте органнары гариза язучыдан башка ведомство карамагында булган документ һәм мәгълүматларны сорарга тиеш түгелләр.

Бүгенге көндә дәүләт теркәлүе узу өлкәсендәге дәүләт хез- мәтләре күрсәтелүче секторда гариза бирүчегә юридик затлар өчен Бердәм дәүләт реестрын­нан (ЕГРЮЛ) выписка алуның кирәге юк. Закон нигезендә, дәүләт теркәве уздыручы орган, ведомствоара аралашып эшләү системасында катнашучы була­рак, дәүләт теркәве уздыру өчен кирәк булган мәгълүматлар алу өчен салым органына мөстәкыйль рәвештә запрос ясый. Практикада исә ведомствоара запрос ведом­ствоара электрон аралашу систе­масы ярдәмендә электрон доку­мент буларак формалаштырыла.

“Күчемсез милек һәм аның белән килешүләр ясау турында”гы ФЗ нигезендә дәүләт теркәве узучы документлар хо­кукый экспертиза узарга тиеш. Дәүләт теркәвенә документлар, гадәттәгечә, килешүләр төзү өчен, шул исәптән күчемсез ми­лек белән сату-алу килешүләре ясау өчен тапшырыла. Кагыйдә буларак, дәүләт теркәве узды­ручы тарафыннан ике якның да документлары тикшерелә. До­кументларны анализлаганнан соң, дәүләт теркәве уздыручыда кайбер документлар буенча со­раулар туарга, өстәмә мәгълүмат таләп ителергә мөмкин. Ә га­риза бирүче тарафыннан әлеге мәгълүматларга төгәллек кертүче документлар тапшырмаган да бу­лырга мөмкин. Тикшерү барышын­да килеп туган сорауларга ачы­клык кертү максатыннан ТР Рос­реестр идарәсе хезмәткәрләре кирәкле мәгълүматны төрле оеш­малардан ведомствоара электрон аралашу системасы ярдәмендә соратып алалар.

Шул рәвешле, дәүләт (муни­ципаль) органнары арасындагы ведомствоара бәйлелек проце­дурасы ТР Росреестр идарәсенә күчемсез милек белән бәйле яңа электрон мөмкинлекләрне эф­фектлы файдаланырга, гариза бирүчегә дәүләт теркәве уздыру процессын гадиләштерергә һәм артык финанс чыгнымнарыннан качарга, вакытны янга калды­рырга мөмкинлек бирә, төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итүнең кирәге калмый, дип хәбәр итә ТР Росреестр идарәсенең матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International